Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
2нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан дәүләт медицина университеты волонтёрлары белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, "Язны чакыру" сәхнәләштерелгән бәйрәм оештырдылар.
Чараның максаты: балаларга социаль яраклашу авырлыкларын җиңүдә ярдәм итү, әйләнә-тирәдәгеләр белән уңышлы хезмәттәшлек күнекмәләре һәм инвалидлыгы булган, сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Балалар, студент - волонтёрлар әзерләгән, сәхнәләштерелгән "Язны чакыру" тамашасында катнаштылар. Әкият геройлары: Убырлы карчык, Шүрәле, Яз-чибәркәй, бәйрәм традициясе белән танышып, бәйгеләрдә, уеннарда, биюләрдә катнаштылар. Балаларда шамакайлар белән очрашу аеруча соклану уятты, такмаклар һәм язны "чакырулар" белән барысы бергә әйлән-бәйлән уйнадылар.
Мондый чаралар, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр әйтүенчә, балаларга әйләнә-тирәдәгеләр белән уңышлы хезмәттәшлек күнекмәләре формалаштырырга, психоэмоциональ үсешләренә ярдәм итәләр һәм бөтен гаиләгә яхшы кәеф бүләк итәләр.



“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” ДАСХКУның Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методология бүлегенең башлык урынбасары Л. Т. Чернова, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең директор урынбасары Л. К. Корбангалиева, мәгълүмат - аналитика бүлеге методистлары катнашында методик сәгать уздырылды.
2020нче елга Министрлык Коллегиясе билгеләгән өстенлекле бурычларның берсе булып гаилә-хокукый бәхәсләрне чишүдә медиатив техникаларны куллану тора. Психолог Яруллина А. Р. гаиләдәге конфликтларны чишүдә медиатив техникаларны куллану буенча өйрәтү уздырды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә эш киңәшмәләре һәм методик сәгатьләр уздырылды, аларда яңадан торгызу медиациясе практикасы һәм техникаларын куллану тәҗрибәсе каралды. Теоретик блокта белгечләр реабилитацион якын килүгә алмаш буларак "Гаилә советы" яңадан торгызу технологиясе нигезләрен карадылар, социаль хезмәт алучылар белән психокоррекцион эш кысаларында технология элементларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мини-тренинг барышында белгечләр гаилә советын башлау, оештыру һәм уздыру күнекмәләрен эшкәрттеләр. Һәр белгечкә медиатор ролендә чыгыш ясарга, клиентның контактын, мотивациясен урнаштыру, каршылыклар белән эш, ачык сораулар нигезендә әңгәмә төзү тәҗрибәсе алырга мөмкинлек бирелде.
Методик сәгать кысаларында эш анализы уздырылды. Чернова Л. Т. эш документлары грамоталы һәм вакытында тутырылырга, шул исәптән мәгълүмат системаларында, белгечләрнең игътибарын социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең реабилитацияләгәндә төргезүле якын килү һәм ведомствоара бергә эшләүнең мөһимлеген аеруча билгеләп үтте.
Методик сәгатьнең гамәли-юнәлешле форматы белгечләрне инновацион технология белән таныштыру һәм медиаторларның һөнәри күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.


26нчы февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары катнашында,"Баланы аңларга өйрәнәбез" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балалар һәм ата-аналар арасында игелекле һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыруга ярдәм итү.
Шөгыль барышында әти-әниләр "Әти-әниләрнең үз балаларына игътибарлылыгы турында" социаль ролигын карадылар һәм тикшерделәр, бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләүгә һәм чын ата-ана авторитеты турында күзаллау формалаштыруга юнәлдерелгән тренинг күнегүләрен башкардылар. Психолог җитәкчелегендә проблемалы хәлләрне тикшерделәр, әти-әниләр һәм балалар арасындагы конфликтларны көйләүнең уңышлы ысуллары турында киңәшләр алдылар.
Шөгыльнең икенче өлешендә әти-әниләрне кул иҗатына өйрәтү максаты белән үз балаларына бүләк ясау буенча мастер-класс уздырылды. Мәдәни оештыручы җитәкчелегендә әти-әниләр бисердан йөрәк рәвешле брошьлар һәм гаиләне саклый торган амулет-"Төшләрне аулаучы" әзерләделәр, кешегә хыялларын тормышка ашырырга, өйләрендә игелеклелек энергиясен булдырырга ярдәм итүче борынгы амулет тарихы турында белделәр.



25нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Россиядә Балачакның унеллыгына туры китерелгән чаралар кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Дөньяга игелекле йөрәк белән!" циклыннан "Без төрле һәм бу бик шәп!" шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: башка кешеләрнең фикер һәм уйларына ихтирам формалаштыру, һәркемнең индивидуаль һәм кабатланмас булуын, командада эшләүнең мөһимлеген аңлау, дуслык турында күзаллау формалаштыру.
Шөгыль "Хәерле иртә, шалом, салют!" уен күнегүеннән башланып китте. Балалар, бер-берсе белән төрле телләрдә исәнләшеп, төрле булуга карамастан бер-берсе белән аралаша һәм дуслаша алулары турында аңладылар.
"Безнең синең белән…уртак", "Без бергә" интерактив тренинг арт-күнегүләрен башкарып, катнашучылар бер үк вакыйганы һәркем төрлечә кабул итүен, чөнки һәрбер кеше индивидуаль һәм кабатланмас булуын, ләкин чын дуслыкта бер-береңне аңлау һәм кабул итү, дустың өчен җаваплылык тоюның мөһимлеген күрделәр.
Балаларның исләрендә бигрәк тә "Сукыр һәм аны йөртүче" күнегүе калды. Балалар төркеменнән ике катнашучы сайлап алынды, берсенең күзен бәйләделәр, икенчесе аның кулыннан тотып, кая барасын аңлатып, лабиринт буенча уздырды. Балалар бу күнегүне уңышлы башкару өчен беренчесенә җаваплылык алырга, икенчесенә тулысынча аңа ышанырга кирәклеген билгеләп үттеләр.
Шөгыль балаларга үзләренең уникаль булуларын, башкалар турында кайгырта алу, яхшылык ясау сәләтен тоярга мөмкинлек бирде, бу үз чиратында аларның үзбәяләрен арттырырга һәм шәхси үсешенә ярдәм итте.


21нче февраль, җомга, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына туры китерелгән чаралар кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белгечләре "Дан сиңа, җиңүче-солдат!" акциясе - социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышында катнашкан Израиль Самуил Сегальне котлау оештырдылар.
1942нче елның июлендә Израиль Самуиловичны военкоматка чакыралар һәм вакытыннан алда армиягә китәргә тәкъдим итәләр. Кстовога җибәрәләр, аннан марш белән Горький астындагы элеккеге "Яшел шәһәр" пионер лагерена. Анда беренче легендар "Катюша" укыту миномёт бригадасы формалаша. Ике ай ярымнан соң, 1942нче елның октябрендә, Кутузов һәм Суворов орденлы дүртенче Гвардия миномёт бригадасы составында Көнбатыш фронтына килә.
Израиль Самуилович 87нче Аерым дивизионында, 4нче Гвардия миномёт бригадасында, Югары Башкомандующий ставкасында сугыша. Көнбатыш фронтында, 1943-1945нче елларны 2нче Белорус фронты составында сугыша. 1945нче елдан 1946нчы елга кадәр Германиядә хезмәт итә. 1947нче елның гыйнварында демобилизацияләнә, мартка кадәр иптәшләре белән Ленинградта төп артиллерия музеен оештыру белән шөгыльләнә, аннан соң Советлар Союзы артиллериясенең баш маршалы Николай Вороновтан, яхшы хезмәт өчен рәхмәт һәм бүләкләр алып, Җиңү белән, “Кызыл Йолдыз ордены”, “II дәрәҗә Ватан сугышы ордены”, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлар өчен”, “Германияне Җиңү өчен”, “Кёнигсбергны алу өчен»,“Жуков” медальләре, “Одер-Балтика-Нисса” поляк бүләк-медале белән Израил Самуилович өенә кайта.
Израиль Самуилович белән очрашу җылы шартларда узды. Балалар үзләре ясаган открыткаларны тапшырдылар, сугыш турында шигырьләр укыдылар, истәлекләре белән уртаклашкан ветеранны игътибар белән тыңладылар. Израиль Самуилович полкташлары бүләк иткән чын трофей автоматны, сугыш фотоларын күрсәтте.
Кызганычка каршы, ел саен безнең арада ветераннар кими. Алар илебез тарихында авыр чор-Бөек Ватан сугышы турында истәлекләре белән уртаклашырга өлгерсеннәр, ә яшь буын вәкилләре 1941-1945нче еллардагы вакыйгалар белән китаптан гына түгел, ә тынычлык бүләк иткәннәр белән шәхсән танышсыннар өчен бик мөһим.


Страница 106 из 272