26нчы февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары катнашында,"Баланы аңларга өйрәнәбез" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балалар һәм ата-аналар арасында игелекле һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр формалаштыруга ярдәм итү.
Шөгыль барышында әти-әниләр "Әти-әниләрнең үз балаларына игътибарлылыгы турында" социаль ролигын карадылар һәм тикшерделәр, бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләүгә һәм чын ата-ана авторитеты турында күзаллау формалаштыруга юнәлдерелгән тренинг күнегүләрен башкардылар. Психолог җитәкчелегендә проблемалы хәлләрне тикшерделәр, әти-әниләр һәм балалар арасындагы конфликтларны көйләүнең уңышлы ысуллары турында киңәшләр алдылар.
Шөгыльнең икенче өлешендә әти-әниләрне кул иҗатына өйрәтү максаты белән үз балаларына бүләк ясау буенча мастер-класс уздырылды. Мәдәни оештыручы җитәкчелегендә әти-әниләр бисердан йөрәк рәвешле брошьлар һәм гаиләне саклый торган амулет-"Төшләрне аулаучы" әзерләделәр, кешегә хыялларын тормышка ашырырга, өйләрендә игелеклелек энергиясен булдырырга ярдәм итүче борынгы амулет тарихы турында белделәр.


