Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
8нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Үзен заралаулы гамәлләр профилактикасы буенча эш кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тренинг элементлар белән "Стресс менеджмент нигезләре" төркемле шөгылен уздырды. Шөгыльдә балалар тест уздылар, ул катнашучыларның 80 % стресска югары сизгер булуын билгеләде. Диагностиканың нәтиҗәләре яшүсмерләргә бирелгән теманың мөһимлеге аңларга ярдәм итте. Балалар үзләренең стрессны кичерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, "Буй буенча төзелергә"," Йоклаучы арысланнар", "Ике эш" күнегүләрендә катнашып стресслы халәттә үзләрен ничек тотарга кирәклеген билгеләделәр. Яшүсмерләр "Зонтиклар" метафорик карталарын кулланып уздырылган "Ромашка" күнегүенә кызыксыну белдерделәр, анда һәр катнашучы үзенең авыр тормыш хәлләрне тоюын һәм кичерүен башкаларга тәкъдим итте.
Уздырылган шөгыль стресслы хәлләрдән чыгу күнекмәләрен формалаштырырга, психологик саклануның эффектив системасын үстерергә ярдәм итте. Ахырда балаларга стресслы хәлләрдә файдаланырга мөмкин булган Балалар ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.



8нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, "Балалар куркуларын җыю пункты" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларга бердәм балалар ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмат бирү, конфликтлы хәлләрдән конструктив чыгу күнекмәләрен булдыру.
Балалар шөгыль барышында "Ялган куелышлар"," Ассоциацияләр" интерактив уеннарында катнаштылар, "Ышаныч телефоны - үзеңне кимсетергә бирмә" видеоролигын карадылар. "Алдан әйтү" рольле уены яшүсмерләрнең конструктив шәхесара аралашу күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте.
Шөгыль ахырында барлык катнашучыларга "Ышаныч телефоны. Шалтырат, сиңа ярдәм итәрләр!" мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.


8нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел
Өлкәннәр декадасы кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре хезмәткәрләре "Яхшылык эшләргә ашыгабыз" социаль акциясе оештырдылар.
Акция барышында бүлекләрнең белгечләре социаль хезмәт алучыларны өйләрендә Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәтендә торучы балалар ясаган открыткаларны һәм бүләкләр тапшырдылар.
Өлкәннәр ярдәм һәм игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

7нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ТР Халыкны хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы министр урынбасары Ю. И. Абдреева һәм ДКУ "Республика ресурс үзәге" вәкилләре катнашында Кырым республикасы делегациясе белән очрашу булды.
Очрашу кысаларында социаль хезмәт күрсәтү сферасында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча түгәрәк өстәл булып узды. Халыкка стационар, ярым стационар һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү формаларында хезмәт күрсәтү тәртибе һәм үзенчәлеге, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру, социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләргә ведомствоара социаль патронат кысаларында профилактика субъектларының үзара хезмәттәшлек тәртибе сораулары тикшерелде.
ТР Халыкны хезмәт, эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгының "Республика ресурс үзәге" ДКУ директоры Горшунова М. В. Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү системасында эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Чинь А. Р. социаль куркыныч хәлдәге гражданнар, гаилә һәм балалар турында мәгълүматларның бердәм банк эш тәртибе һәм "Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә калган гражданнарны исәпкә алу һәм мониторинг" мәгълүмати - аналитик системасы белән уртаклашты.
Кунаклар арасында социаль дәүләт учреждениеләре вәкилләре дә бар иде, алар социаль эшне оештыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр.



7нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасына юнәлдерелгән чаралар кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Балалар ышаныч телефоны "урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәрендә яшәүчеләрне балалар өчен бөтенроссия бердәм ышаныч телефоны барлыгы турында һәм Казан шәһәренең психолого-педагогик ярдәм хезмәтләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү.
Урам акциясе барышында өлкәннәргә һәм балаларга "Балалар ышаныч телефоны" һәм Казан шәһәре психологик ярдәм үзәкләренең контакт мәгълүматлары белән буклетлар тапшырылды. Урам акциясе Казан шәһәрендә яшәүчеләргә Балалар ышаныч телефоны хезмәтенең мөмкинлекләре турында мәгълүматлылыгын арттырырга ярдәм итте. Балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә нинди очракта балаларга актуаль проблемаларны чишүдә дистанцион психолог ярдәме мөһимлеге турында аңлатмалар бирелде.


Страница 136 из 272