Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   7нче октябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел

   "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ТР Халыкны хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы министр урынбасары Ю. И. Абдреева һәм ДКУ "Республика ресурс үзәге" вәкилләре катнашында Кырым республикасы делегациясе белән очрашу булды.

   Очрашу кысаларында социаль хезмәт күрсәтү сферасында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча түгәрәк өстәл булып узды. Халыкка стационар, ярым стационар һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү формаларында хезмәт күрсәтү тәртибе һәм үзенчәлеге, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыру, социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләргә ведомствоара социаль патронат кысаларында профилактика субъектларының үзара хезмәттәшлек тәртибе сораулары тикшерелде.

   ТР Халыкны хезмәт, эш белән тәэмин итү, социаль яклау министрлыгының "Республика ресурс үзәге" ДКУ директоры Горшунова М. В. Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү системасында эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

   Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Чинь А. Р. социаль куркыныч хәлдәге гражданнар, гаилә һәм балалар турында мәгълүматларның бердәм банк эш тәртибе һәм "Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә калган гражданнарны исәпкә алу һәм мониторинг" мәгълүмати - аналитик системасы белән уртаклашты.

   Кунаклар арасында социаль дәүләт учреждениеләре вәкилләре дә бар иде, алар социаль эшне оештыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

фото-1

фото-2

фото-3


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66