Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   8нче октябрь, сишәмбе, 2019нчы ел

   Үзен заралаулы гамәлләр профилактикасы буенча эш кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тренинг элементлар белән "Стресс менеджмент нигезләре" төркемле шөгылен уздырды. Шөгыльдә балалар тест уздылар, ул катнашучыларның 80 % стресска югары сизгер булуын билгеләде. Диагностиканың нәтиҗәләре яшүсмерләргә бирелгән теманың мөһимлеге аңларга ярдәм итте. Балалар үзләренең стрессны кичерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, "Буй буенча төзелергә"," Йоклаучы арысланнар", "Ике эш" күнегүләрендә катнашып стресслы халәттә үзләрен ничек тотарга кирәклеген билгеләделәр. Яшүсмерләр "Зонтиклар" метафорик карталарын кулланып уздырылган "Ромашка" күнегүенә кызыксыну белдерделәр, анда һәр катнашучы үзенең авыр тормыш хәлләрне тоюын һәм кичерүен башкаларга тәкъдим итте.

   Уздырылган шөгыль стресслы хәлләрдән чыгу күнекмәләрен формалаштырырга, психологик саклануның эффектив системасын үстерергә ярдәм итте. Ахырда балаларга стресслы хәлләрдә файдаланырга мөмкин булган Балалар ышаныч телефоны хезмәте турында мәгълүмати буклетлар тапшырдылар.

фото-1

фото-2

фото-3


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66