Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
7нче июль, чәршәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт алучыларны галим, җәмәгать һәм сәясәт әһеле, Нобель премиясе лауреаты Андрей Дмитриевич Сахаровның тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыралар. Презентация барышында А. Д. Сахаровның тормыштагы өстенлекләренә: кеше гомере һәм техник прогресс кыйммәтенең мөһимлегенә игътибар бирелде.

16нчы июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы мәсьәләсендә компетентлык(мәгълүматлылык) дәрәҗәсен арттыру максаты белән Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы бүлек белгечләре өчен “Балигъ булмаган балалар арасында үз-үзенә кул салу профилактикасы. Россия тәҗрибәсе” методик сәгатен уздырды.
Бүлек белгечләре безнең илдәге суицидологиянең барлыкка килү тарихы һәм эшчәнлек тәҗрибәсе белән таныштылар. Инновацион технологияләрне кертүнең региональ тәҗрибәсе мисалында яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу профилактикасының чит һәм безнең ил методикалары тикшерелде.

2019нчы елның февраль-маенда илебезнең яшь буынында экологик мәдәният һәм кешелек алдында торган глобаль проблемаларга карата актив тормыш позициясен формалаштыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең театр сәнгатенә кызыксынуын үстерү, экология аша иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максаты белән “Яшел планета 2019” XVII Бөтенроссия балалар экологик форумының региональ этабы узды. Бәйгедә Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
“Балалар карашында яшел планета” (рәсем бәйгесе) номинациясендә җиңүчене котлыйбыз:
1нче урын – Әхмәтҗанова Самия, 13 яшь, “Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы мотивы буенча Ф. Яруллин музыкасына “Шүрәле” балетыннан күренеш”, җитәкче-Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Петрова Анна Владиславовна.
Бәйге дипломнары белән актив катнашкан өчен социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары һәм аларны әзерләгән социаль эш буенча белгечләр бүләкләнде.




16нчы июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Аксенов скверында “Юл кагыйдәләре хөрмәткә лаек” циклыннан “Юл кагыйдәләре белгечләре” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау, балигъ булмаган балаларның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, шәһәр урамнарында куркынычсыз йөрү күнекмәләрен формалаштыру.
Балалар квес-уенның 8 этабын уздылар. Юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, хыял, эрудиция, тапкырлыкларын кулланып биремнәрне башкардылар. Нәтиҗәдә һәр катнашучы юл йөрү кагыйдәләренең ни өчен кирәклеген аңлады, төзелгән юл ситуацияләрендә йөрү кагыйдәләрен аңлата алды.
Чара ахырында катнашучыларга призлар һәм тәмле бүләкләр тапшырылды.



12нче июль, җомга, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Маҗаралар утравы” төркемле шөгылен уздырды.
Интерактив уен кысаларында балалар тылсымлы утрау мохитенә чумдылар, аларны анда мавыктыргыч биремнәр көтә иде. “Күңелле пантомималар”, “Хайваннар дөньясында” уеннарында катнашып балалар аралашуның вербаль булмаган чараларын кулланып үз уйларын белдерүдә ярыштылар. “Могҗиза-утрау”, “Бары тик бергә” командалы биремнәр шәхесара аралашуны булдыру һәм дәвам итү күнекмәләрен формалаштыруга, конструктив әңгәмә төзүгә ярдәм иттеләр.
Шөгыль “Теләк утравы” коллектив арт-терапевт эше белән тәмамланды, анда һәр катнашучы үзенең әһәмиятлеген һәм уникальлеген аңлап эчке дөньясын күрсәтә алды.
Шөгыль социаль яраклашу дәрәҗәсен арттырырга, коммуникатив күнекмәләрне, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән үзара тәэсир итешүнең эффектив стратегиясен формалаштырырга ярдәм итте.


Страница 147 из 272