11нче июль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Без җиңдек!” йомгаклау төркемле шөгылен шул исемдәге мультипликацион фильм күрсәтү белән уздырдылар.
Чараның максаты: үз көчеңә, иптәшләрнең дустанә ярдәме белән максатка ирешүгә ышанычны ныгыту өчен шартлар тудыру.
Чарага проектта катнашучылар гына түгел, социаль хезмәт алучылар да чакырылган иде. Шөгыль барышында балалар көче белән төшерелгән “Бердәмлектә көч” мультипликацион фильмын күрсәтү булды.
Премьерадан соң проектның иң актив катнашучыларын дипломнар белән бүләкләделәр. Балалар ихластан уртак уңышларына куандылар, алар дуслашырга һәм бер команда булырга өлгерделәр.
Һәр катнашучының мультфильмда нәрсә ошаганын һәм ошамаганын, теләкләрен әйтергә мөмкинлеге булды. Шунысы билгеле -безнең беренче проект уңышлы булды һәм балалар түземсезлек белән яңа проектларны көтәчәкләр.
Шөгыль фотосессия белән тәмамланды.
Чарада 25 бала, 3 ата-ана катнашты.


















