Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
31нче гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Мозартика” инновацион технологиясен кулланып “Иҗади фәннәр академиясе” үстерелешле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: реабилитация-үстерү методикалары белән балигъ булмаган балаларның эмоциональ-шәхси мохитләрен гармонияләштерү.
Шөгыль кысаларында “Киләчәккә юл” кечкенә әңгәмәсе уздырылды, аның барышында катнашучылар үзләренең хыяллары һәм уйлары белән уртаклаштылар, башкаларның җавапларын тыңларга һәм анализларга өйрәнделәр. Тематик конструкцияләү барышында балалар, когнитив процессларны: сөйләм, фикерләү, аңга алу һәм хыяллануны үстерүгә ярдәм итүче “Минем планетам”, “Мин кем белән яшим?” күнегүләрен башкардылар.
Балалар шөгыль ахырында музыкаль марафонда катнаштылар, музыка тарихы, композиторлар, минор һәм мажор төзелешләре белән таныштылар.
Шөгыль эчке ресурсларны ачарга, психоэмоциональ сфераны үстерергә ярдәм итте.


30нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең ДБУ “39нчы номерлы балалар китапханәсе” хезмәткәрләре белән берлектә, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә туры китереп, “900 батырлык көне” чарасы уздырдылар.
Балалар һәм аларның ата-аналары Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокасындагы тарихи вакыйгалар турында “900 батырлык көне” лекциясен тыңладылар, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучыларга бигрәк тә, авыр сугыш елларында малайлар һәм кызлар язмышына төшкән авыр сынаулар турында, Ольга Берггольцның “Ленинград поэмасы” шигыреннән өзек ошады.
Очрашуда катнашучылар өчен китапханә буенча таныштыру экскурсиясе уздырылды, уку залында эшләүнең үзенчәлекләре, китапханә белән куллану кагыйдәләре турында мәгүлүмат бирелде.


30нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы, Россиянең хәрби даны көненә – совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец – фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә туры китерелгән,“Без Сталинград батырлыгын оныта алмабыз” төркемле шөгылен уздырды.
Чараның максаты: безнең халыкның батырлыгына горурлык, Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаучыларга-ветераннарга ихтирам хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар белән Сталинград сугышы турында әңгәмә уздырылды, балалар “Сталинград сугышында катнашучы балалар” видеоролигын карадылар. Балалар каһарман-шәһәр Волгоградка виртуаль экскурсия ясадылар, Волгоградтагы Мамай курганындагы “Сталинград сугышы каһарманнарына” һәйкәл-ансамблен күрделәр.
Шөгыль ахырында балалар мәгълүмати “Без Сталинград батырлыгын оныта алмабыз” буклетлары алдылар.

30нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен,“Мин –яхшы” циклыннан “Мин һәм минем гаиләм” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбәтләренә төзәтмәләр кертү.
Балалар шөгыль барышында балаларның ата-аналар белән мөнәсәбәтләре турында психотерапияле “Патшага ярдәм иткән сандык” әкиятен тыңладылар һәм тикшерделәр. Психолог әңгәмә барышында ата-аналарның да ялгышырга мөмкин булулары, һәр кеше дә ялгышырга, гафу итүгә һәм аңлауга хокуклы булуын аңларга ярдәм итте. Иҗади “Йорт-тынычлык образы” уенында “Мозартика” инновацион методикасын куллану психологка балигъ булмаган балалар белән гаиләләренең яңа образлы киңлеген тудырырга, булган проблемаларны “кабатлап уйнарга”, ата-аналарына булган үпкәләрен җиңәргә булышты.
Шөгыль гаиләдәге уңайсыз мөнәсәбәтләрне төзәтергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә ярдәм итте, үзеңне яхшырак аңларга һәм башка кешенең эмоциональ дулкынына көйләнергә өйрәтте.


30нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ “14нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” участок консультация пунктында “Яшәү- бик кыйммәтле бүләк” циклыннан “Киләчәккә күз салыйк” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның тискәре кичерешләрен кисәтү, ныклы тормыш карашы булдырырга ярдәм итү.
Шөгыль барышында “Минем киләчәгем”, “Максат агачы” тренинг күнегүләре башкарылды, алар балаларга үзләренең теләкләрен белдерергә, төп максатны-проблеманы билгеләргә һәм кеше үзенең гамәлләрендә шәхси кыйммәтләренә, күбесе шәхеснең ныклы яки көчсез якларының өстенлек итүенә буйсынуын аңларга ярдәм итте. Шөгыль, стресска каршы торучанлыкны һәм балаларның төпле фикер йөртүләрен бәяләргә мөмкинлек бирүче, төркемле психодиагностика белән тәмамланды.
Психолог сүзләренчә, шөгыль балигъ булмаган балаларда мөстәкыйль рәвештә үз алларына максатлар куя һәм аларга ирешү юлларын билгели белүне формалаштырырга ярдәм итте.


Страница 180 из 272