30нчы гыйнвар, чәршәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәренең ДБУ “39нчы номерлы балалар китапханәсе” хезмәткәрләре белән берлектә, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә туры китереп, “900 батырлык көне” чарасы уздырдылар.
Балалар һәм аларның ата-аналары Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокасындагы тарихи вакыйгалар турында “900 батырлык көне” лекциясен тыңладылар, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучыларга бигрәк тә, авыр сугыш елларында малайлар һәм кызлар язмышына төшкән авыр сынаулар турында, Ольга Берггольцның “Ленинград поэмасы” шигыреннән өзек ошады.
Очрашуда катнашучылар өчен китапханә буенча таныштыру экскурсиясе уздырылды, уку залында эшләүнең үзенчәлекләре, китапханә белән куллану кагыйдәләре турында мәгүлүмат бирелде.

















