31нче гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” дәүләт программасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, “Мозартика” инновацион технологиясен кулланып “Иҗади фәннәр академиясе” үстерелешле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: реабилитация-үстерү методикалары белән балигъ булмаган балаларның эмоциональ-шәхси мохитләрен гармонияләштерү.
Шөгыль кысаларында “Киләчәккә юл” кечкенә әңгәмәсе уздырылды, аның барышында катнашучылар үзләренең хыяллары һәм уйлары белән уртаклаштылар, башкаларның җавапларын тыңларга һәм анализларга өйрәнделәр. Тематик конструкцияләү барышында балалар, когнитив процессларны: сөйләм, фикерләү, аңга алу һәм хыяллануны үстерүгә ярдәм итүче “Минем планетам”, “Мин кем белән яшим?” күнегүләрен башкардылар.
Балалар шөгыль ахырында музыкаль марафонда катнаштылар, музыка тарихы, композиторлар, минор һәм мажор төзелешләре белән таныштылар.
Шөгыль эчке ресурсларны ачарга, психоэмоциональ сфераны үстерергә ярдәм итте.

