Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
30нчы июль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “КлубОК” җәйге отрядындагы балигъ булмаган балалар белән Халыкара дуслык көненә багышланган “Дуслык - ул син һәм мин!” төркемле шөгылен үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: коллективны берләштерү, бер-береңә ихтирам тәрбияләү.
Балалар белән шөгыльләнү барышында дуслыкның нәрсә булуы, дуслыкта нинди сыйфатлар аеруча әһәмиятле булуы һәм лаеклы дус булу өчен аларның кайсыларын үстерергә кирәклеге турында интерактив әңгәмә үткәрелде. Балалар дуслык кагыйдәләре һәм кануннары белән таныштылар, видеороликлар карадылар, дуслык турында мәкальләрне искә төшерделәр. Шулай ук шөгыль кысаларында “Кем белән дус?” дигән викторина үткәрелде, балалар әкият геройларының дусларын оттылар һәм дусның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм дусларның тормышыбызда нинди роль уйнавы турында фикер алыштылар.



28нче июль, сишәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Киноҗәй" Бөтенроссия акциясен үткәрүне хуплады һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар өчен "Буратино маҗаралары" совет тулы метражлы төсле фильмын карауны оештырды.
Акциянең максаты: тематик фильмнарны карау һәм тикшерү юлы аша балаларны Россиянең бай киномирасы белән таныштыру, киногеройлар белән үзидентификация ярдәмендә баланы социаль мохиткә интеграцияләү процессына ярдәм итү, кинофильмнар һәм кино эшлеклеләре турында база белемнәрен формалаштыру.
Кино карау тәмамлангач, балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, фильмның сюжеты һәм төп геройларның эшләре турында фикер алыштылар.


27нче июль, дүшәмбе, 2020нче ел
Җәйнең иң кызган чагы! "Геймерлар буыны" балалар клубы "Яшьлек" мәдәният йорты, "Полимер" мәдәният йорты янындагы мәйданчыкларда, Коләхмәтов урамы, 25/1 йорты ишегалдында үз эшен дәвам итә. Көн саен Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан үткәрелә торган ишегалды уеннары балаларда һәм ата-аналарда үз популярлыгын җыя, чөнки яңа - ул яхшы онытылган иске.
Көн саен туп һәм сикергеч белән уеннар, эрудициягә викториналар, санамышлар, асфальтта акбур белән рәсем ясау - болар классик уеннар, алар хәрәкәттә активлык, фикерләрдә җитезлек, хисләрдә уңай караш күрсәтергә мөмкинлек бирә. Табигый тирәлектә балалар үзләрен иркен хис итә, үзләрен сынап карарга һәм ялгышырга курыкмый, бер-берсенә ярдәм итәләр.


24нче июль, җомга, 2020нче ел
Ата-аналарның үзмәшгульлеген оештыруда ярдәм күрсәтү юлы белән гаиләләрне авыр тормыш хәленнән чыгаруга юнәлдерелгән,"Актив ата-ана мәктәбе" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балаларның ата-аналары өчен "Уңыш ачкычы" дигән практик дәрес үткәрделәр.
Дәрес максаты: ата-аналарны иҗади-гамәли кәсепкә
-ефәк белән рәсем ясау, трафарет белән язу техникасына, ачкыч савытын үз кулларың белән ясарга өйрәтү.
Практик дәрес башында ата-аналар кул астындагы материаллардан ачкыч әзерләү ысуллары турында белделәр. Әйтик, ачкыч элгечен элмәкләрне иске кирәкмәгән ачкычлардан ясарга мөмкин.
Дәрес барышында ата-аналар акрил буяулар белән агачка язарга өйрәнделәр, бу техниканың нечкәлекләре һәм катлаулылыгы турында белделәр. Мастер-класста катнашучылар билгеләп үткәнчә, ефәк белән ясау - сурәтләр ясауның иң универсаль технологиясе. Мондый рәсемнәрне алга таба ата-аналар теләсә кайсы материалга - мамык, нейлон, полиэстер, пластик, пыяла, ясалма тире, агач һәм кәгазьгә төшерә алачак.
Практик дәрестә катнашучыларның барысы да ефәк белән ясау техникасында рәсем ясауда үз көчләрен сынап карый һәм үз эшләрен бизи алдылар.


22нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел
"Туган ишегаллары" циклы кысаларында Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар өчен, җәйге чорда үз-үзләрен суда куркынычсыз тоту, балаларның имгәнүен профилактикалауга юнәлдерелгән, "Куркынычсыз балачак" чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: балаларның әйләнә-тирә дөнья хәвефләре турында күзаллауларын, төрле ситуацияләрне дөрес бәяләү сәләтен үстерү.
Балигъ булмаганнар белән шөгыль барышында күзәтүчәнлек һәм саклык күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән "Сак булыгыз, юл!", "Ишегалдындагы уеннар", "Бәла каян килергә мөмкин?", "Яр-елга" уеннары үткәрелде.
Шөгыль үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомере өчен җаваплылык хисе, урамда һәм суда үзеңне куркынычсыз тоту культурасы тәрбияләүгә ярдәм итте.
Чара ахырында һәр балага “Куркынычсыз балачак” белешмәлеге тапшырылды.

