
17нче июль, җомга, 2020нче ел
Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Кинолето” Бөтенроссия акциясен үткәрүне хуплап, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар өчен, “Кәкре көзгеләр корольлеге” дигән совет төсле фильм-әкиятенең тулы метражлы киноны карауны оештырдылар.
Акциянең максаты: балаларны тематик фильмнарны карау һәм тикшерү юлы аша Россиянең бай киномирасы белән таныштыру, баланы киногеройлар белән үзидентификация ярдәмендә социаль мохиткә интеграцияләү процессына ярдәм итү, кинофильмнар һәм кино эшлеклеләре турында база белемнәрен формалаштыру.
Кино карау тәмамлангач, балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, фильмның сюжеты һәм төп геройларның эшләре турында фикер алыштылар.
