Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
"КлубОк" җәйге отряды

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   8нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел

   Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "КлубОк" җәйге отряды балалары белән төркемле шөгыльләр уздыралар:

   - "АйДаДети" актерлык осталыгы студиясендә "Өч дуңгыз" әкияте мотивы буенча спектакль уйнау. Балалар әкиятне кабат укыдылар, аның сюжетын искә төшерделәр, бармак театры белән таныштылар һәм" Өч дуңгыз" курчак спектаклен куйдылар

   - балаларда үз сәламәтлегеңә карата сакчыл караш, физик культурага мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән "Сәламәт тәндә – сәламәт рух" спартакиадасы. Балалар спорт ярышларында катнаштылар, хәрәкәт итү күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерделәр, көч, җитезлек, чыдамлык, коллективлык хисе, иптәшлек һәм үзара ярдәмчеллек кебек сыйфатларны үстерә алдылар. Спартакиада ахырында командалар дусларча футбол матчында көч сынаштылар.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

фото-5

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66