Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
5нче июль, җомга, 2019нчы ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Изюминка” (“Йөземкәй”) клубында “Гаиләдә татулык-зур байлык” төркемле гаилә чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, бердәм иҗади эшчәнлек аша конструктив үзара ярдәм итешү күнекмәләрен үстерү.
Чара “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” видеофильмын карау белән башланып китте, ул өлкәннәрне һәм балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды һәм аерым бер кәеф тудырды.
“Ничек тату гаилә барлыкка килгән” мәсәле катнашучыларны “Гаилә кыйммәтләре бәйләме” күнегүен башкаруга әзерләде: балалар һәм аларның әти-әниләре акчәчәк таҗларында үзләренең бәхетле гаилә рецептын яздылар һәм аларны бер бәйләмгә җыйдылар.
Курчак-бөти ясау буенча иҗади остаханәдә эш бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерергә, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрне булдыруда үзләренең мөһимлеген танырга, иң якын кешеләренә сакчыл һәм сизгер мөнәсәбәттә булырга ярдәм итте.


4нче июль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен музыкаль терапия кулланып “Яңгыраш” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: шәхеснең эчке халәтен гармонияләштерү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Балалар шөгыль барышында музыка астында коммуникатив күнекмәләрне, коллективта эшли белүне, үзеңне тотуны эмоциональ көйләүне, хәвефлелекне киметү һәм кисәтү, үз-үзенә ышаныч арттыруны үстерүгә психологик күнегүләр башкардылар.
Шөгыль эчке халәт рефлексиясе белән тәмамланды, балалар бик теләп үзләренең төркемдә эшләү турындагы тәэсирләре белән бүлештеләр.

4нче июль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тату ил” циклыннан, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Әйдәгез танышабыз” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль катнашучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, әкият терапиясе методын кулланып уздырылды. Балалар игътибарына “Алтын кош” әкияте тәкъдим ителде. Әкият вакыйгаларын тикшереп, балалар кеше тормышында дуслык һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлегенә игътибар иттеләр. Гафу итү, килешү һәм тискәре персонажларның үзгәрүләре катнашучыларда актив дискуссия тудырды. Балалар кызыксыну белән әкиятнең дәвамын уйлап чыгардылар, аларны үзләренең рәсем һәм аппликация кебек иҗади эшләрендә сурәтләделәр. Шөгыль ахырында балалар ышанычлы аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Ышанычлы егылу”, “Буталчык” күнегүләрендә катнаштылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларның әйләнә-тирәдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзүгә теләкләрен формалаштыруга ярдәм итте.


2нче июль, сишәмбе, 2019нчы ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә 2019нчы елның 25нче июненнән 2нче июльгә кадәр 7 дән 15 яшькә кадәр социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар арасында “Ак һәм кара кырлар буенча йөрү” шахмат турниры булып узды.
Шахмат турнирының максатлары: сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, балигъ булмаган балаларның социаль активлыгын күтәрү, акыл үсешенә ярдәм итү, балалар арасында шахмат уенын популярлаштыру.
Атна буена шахмат буенча ныклы көч сынашу барды. Үзләренең яшьтәшләре белән ярышып, балалар шахматның беренче карашка гади тоелган уен булмавын аңладылар. Бу үз-үзеңне тота алу, логика, көндәшеңнең йөрешен алдан исәпләп чыгара алуда ярышу.
Уздырылган уеннарның нәтиҗәсе буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде. Турнир призерлары дипломнар белән бүләкләнде.

27нче июнь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә “Сабантуй” гаилә чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, альтернатив ял эшчәнлеген оештыру.
Чара башында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы һәм милли бәйгеләр турында белделәр, “Мин Сабантуй бәйрәме турында нәрсә беләм?” викторинасында катнаштылар.
Аннан соң, командаларга бүленеп, капчык киеп йөгерүдә, “Чүлмәк вату”, “Капчыклар белән сугышу” уеннарында, “Сюрприз” бәйгесендә катнаштылар.
Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торган, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты. Сәламәтлекләре чикле балаларның катнашуы аларның социализациясенә, яшьтәшләре даирәсенә керүенә ярдәм итте.




