27нче июнь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә “Сабантуй” гаилә чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, альтернатив ял эшчәнлеген оештыру.
Чара башында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы һәм милли бәйгеләр турында белделәр, “Мин Сабантуй бәйрәме турында нәрсә беләм?” викторинасында катнаштылар.
Аннан соң, командаларга бүленеп, капчык киеп йөгерүдә, “Чүлмәк вату”, “Капчыклар белән сугышу” уеннарында, “Сюрприз” бәйгесендә катнаштылар.
Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торган, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты. Сәламәтлекләре чикле балаларның катнашуы аларның социализациясенә, яшьтәшләре даирәсенә керүенә ярдәм итте.




