28нче июнь, җомга, 2019нчы ел
“Барысы кебек яшәргә” клубында Вахитов районы гаилә һәм балаларга соцаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече «R. O. C. S. IUNIOR» теш пастасы компаниясе вәкиле белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар өчен “Сәламәт тешләр сәламәтлеккә килешә” танып белүле гигиена дәресе уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре, сәламәтлеккә кызыксыну формалаштыру, мөһим гигиена күнекмәләрен тәрбияләү.
Шөгыль барышында “Тешле сораулар” презентациясе белән танышу булды, аның барышында балалар тешләрне тәрбияләү кагыйдәләре буенча белемнәрен баеттылар.
