Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
5нче июнь, чәршәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен,“Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Конфликтлар һәм аларны чишү юллары” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль эмоциональ халәт рефлексиясеннән һәм балалар тормышында була торган конфликтларны тикшерүдән башланды. Төркемле тикшерү барышында катнашучылар “Конфликт” төшенчәсенең мәгънәсен билгеләделәр, аеруча еш конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр һәм үзләренең аларны чишү юллары белән уртаклаштылар. Конфликтта кулланыла торган стратегияләрнең эффективлыгын һәм альтернатив стратегияләрнең үсешен бәяләү максаты белән, балаларга “Коймак” социаль өстәл уены тәкъдим ителде. Уенда балалар бер-берсе белән төрле мөнәсәбәтләр төзеделәр, коалицияләргә, конфликтларга керделәр, каршылыкларны чишәргә, карарлар кабул итәргә өйрәнделәр. Уен нәтиҗәләре буенча сайлап алынган стратегияләр һәм аларның шәхесара мөнәсәбәтләрнең сыйфатына тәэсир итүе анализланды.
Тренинг элементлары белән төркемле шөгыль социумда эффектив коммуникацияләр төзү күнекмәләрен формалаштырырга, яшүсмерләрдә толерантлык үстерергә һәм конфликтларны көч кулланмый гына чишә белергә ярдәм итте.

3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Халыкара наркотик матдәләр куллану һәм аларның законга каршы әйләнеше белән көрәш көненә туры китереп, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Сәламәт дуслык” хәрәкәте волонтерлары (“Казан дәүләт медицина университеты”) белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Иркен сула, бәхетле яшә!” чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда үз сәламәтлекләренә сакчыл караш, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру.
Чара кысаларында балалар сәламәт туклану кагыйдәләре, кеше тормышында физкультураның тоткан урыны турында белделәр, хәрәкәтле урам уеннарында, шулай ук “Минем сәламәтлегем” викторинасында табышмаклар чишүдә катнаштылар.
Чара ахырында җәй башлануга һәм Халыкара балаларны яклау көненә туры китереп асфальтта рәсем ясау бәйгесе булды.

3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Дөнья синнән башлана!” программасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, Бөтендөнья тәмәкедән башка көнгә туры китерелгән “Кыйммәтләр агачы” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: үз киләчәгенә җаваплы караш формалаштыру, үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләү, үзрегуляция күнекмәләренә өйрәтү.
Шөгыль “Минутлык интервью” тренинг күнегүеннән башланды. “Киләчәккә максатлар”, “тормыш кыйммәтләре”, “гаилә”, “яхшылык”, “уңышлар” һәм “мөстәкыйльлек” кебек мөһим төшенчәләр тикшерелде. Катнашучылар үз киләчәкләренең “ виртуаль моделен” төзеделәр.”Редакциягә хат” интерактив күнегүе балаларга үзләренең холыкларының үзенчәлекләрен аңларга, шулай ук максатка ирешү өчен нәрсәләр комачаулавы турында уйланырга ярдәм итте.
Балалар шөгыль ахырында “Кыйммәтләр агачы” иҗади эшен башкардылар. Ясаган коллаж тормыш кыйммәтләрен һәм үз өстендә эшләргә кирәклеген актуальләштерүгә нигез булды.


3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Кызыксынулар планетасы” гаилә клубында социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Исәнме, җәй!” чарасы уздырылды. Чара барышында балалар әйләнә-тирә дөнья турында күп яңалыклар белделәр, “Без җәйне ни өчен яратабыз?” танып белүле викторинасында катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, “Күңелле эстафета”да катнаштылар. Чара асфальтта җәй сурәтләрен ясау мастер-классы белән төгәлләнде.
Чара уңай кәеф булдырырга, коммуникатив сыйфатларны үстерергә, әйлән-тирәдәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итте.

3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән чаралар планы кысасында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләргә балалары белән “Олимп” һәм “Горки Парк” Сәүдә үзәкләрендәге уен паркларына хәйрия баруда ярдәм иттеләр.
Балалар бүлек белгечләре әзерләгән, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, ышаныч, төркемдәге бердәмлекне формалаштыруга, үзеңә ышаныч арттыруга юнәлдерелгән “Бергә атлау күңеллерәк” уен программасында катнаштылар.
Җәй башында балаларга һәм аларның әти-әниләренә “Урамда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре” мәгълүмати белешмәлекләре тапшырылды.



