3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Совет районы гаилә һәм балаларны социаль яклау бүлеге белгечләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы волонтерлары белән берлектә, “142нче санлы сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп” ДБББУ консультация пункты базасында, Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән “Мальвинада кунакта” интерактив чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: уңышлы аралашу өчен мөһим когнитив, коммуникатив һәм социаль күнекмәләрне формалаштыру.
Уңай кәеф тудыру максаты белән чара “Койрык” уртак бию-уеныннан башланды, аның барышында балалар төрле киртәләрне җиңделәр. Аннан соң балалар “Мальвинада кунакта” интерактив уен программасында катнаштылар, әкият битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, төрле әкият геройларына әйләнделәр, әдәби персонажлар белән бәйле табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Чара “Күңелле биюләр” флешмобы белән тәмамланды.
Чара эчке мөмкинлекләрне ачарга, коммуникатив күнекмәләрне һәм эмоциональ ярдәмчеллекне үстерүгә ярдәм итте.
