3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, “Уйнап үсәбез” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Кайда минем логикам?” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзләренә ышаныч арттыру, уку эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль башында балалар кешегә ни өчен логик фикерләү кирәк һәм нинди тормыш шартларында аннан башка мөмкин түгеллеге турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Аннан соң “Сюжетлы рәсемнәр буенча логик тәртип”, “Уртаклыкны тап”, “Мәгънәсезлекләр”, “Метафоралар ясау”, “Вербаль һәм визуаль аналогияләр”, “Рәсемне от” күнегүләре һәм уеннары барышында үзләренең ми “лабиринтлары” буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, куелган сорауларга җавап эзләделәр.
“Лабиринтның” барлык биремнәрен узгач һәр бала җиңүче итеп игълан ителде, чөнки үз хәзинәсен - үз логикасын тапты. Шөгыль уртак пьедестал һәм “Мин уйлый беләм! Мин барысын да булдырам! Мин –сәләтле укучы!” җиңү өндәү сүзләре белән тәмамланды.
