Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Халыкара әниләр көне кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе балаларга һәм барлык мохтаҗларга ярдәм итүче “Игелекле йөрәк” Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә,сәламәтлекләре чикле балаларны тәрбияләүче хатын-кызлар өчен, “Әниләр өчен матурлык көне” оештырдылар.
Чарада катнашучылар шәһәрнең матурлык салоннарында һәрберсе бәйрәмчә матур чәч (прическа) ясата алдылар.
Кунаклар һәм чарада катнашучылар өчен бик күңелле программа оештырылган иде: сабын куыклары тамашасы,музыкаль һәм инструменталь номерлар,чәй эчү. Иҗади мәйданчыклар куелган: кечкенә катнашучылар өчен аквагримм,әниләр өчен макияж буенча мастер-класс.
Очрашуның ахырында һәр гаилә оештыручылардан бүләкләр алдылар.
Кичә уңайлы атмосферада узды. Барлык катнашучылар күп уңай кичерешләр алдылар.


23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Әниләр көне алдыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алучы гаиләләр өчен, “Әни җанының яктысы” чарасы уздырдылар.
Чара барышында балигъ булмаган балалар һәм аларның әниләре интерактив программада катнаштылар, кызыклы тематик бәйгеләрдә сынаулар уздылар. “АйДаДети” актер осталыгы студиясе тәрбияләнүчеләре һәм бүлек белгечләре бәйрәм программасы әзерләделәр: балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, бүлек белгечләре гитарага кушылып җырладылар һәм саксофонда музыкаль композицияләр башкардылар.
Ә бәйрәмнең төп кунаклары, вакытлыча көндәлек мәшәкатьләрен онытып, ямьлелек һәм җылылык атмосферасына күмелделәр.


23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, балалар ышаныч телефонын алга этәрү буенча эш кысаларында, “Без һәм безнең балалар” урам акциясен уздырдылар.
Акциянең максаты: балалар һәм яшьләр арасында үз-үзләренә кул салу профилактикасы, Казан шәһәрендә яшәүчеләргә бердәмроссия тәүлек буе хезмәте, “Балалар ышаныч телефоны” (8 - 800-2000-122) турында мәгълүмат бирү.
Акция барышында Казан шәһәре кешеләренә, Казан шәһәренең балалар һәм яшьләргә социаль һәм психолого-педагогик хезмәт күрсәтү үзәкләренең контакт мәгълүматлары белән, “Ышаныч телефоны”, “Яшүсмер белән аралашу буенча психолог киңәшләре” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.

23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
Халыкара Әниләр көне алдыннан, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ФДБББУ ЮБ “Казан дәүләт медицина университеты” волонтерлары белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалры өчен, “Әнине яратып!” хәйрия мастер-классы уздырдылар.
Төркемдә дуслык атмосферасы булдыру максаты белән катнашучылар бер-берсен җылы сәламләделәр, үзләренең кызыксынулары турында сөйләделәр, бәйрәмнең барлыкка килүе турында тыңладылар, әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, “Минем гаиләм” викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Мастер-класс барышында катнашучылар беләзекләр (браслет) ясау техникасы һәм аларның килеп чыгышы тарихы белән таныштылар, ә аннан соң яраткан әниләренә исемле беләзекләр ясадылар.
Шөгыльне уздыру өчен тотылачак мөһим материалны КДМУ педагогы, госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты Малиновская О. В. хәйрия итеп бирде.



22нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Халыкара Әниләр көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Әниемнең керсез күзләре” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: бала-ата-ана мөнәсәбләрен яхшырту, әнигә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар Эмма Машкованың “Үпкә” шигыре мотивына төшерелгән мультфильмны карадылар, аны тикшерделәр, әни турында шигырьләр укыдылар, үзләренең гаиләләренең гореф-гадәтләре, ялны оештыру турында сөйләделәр.
Аннан соң күләмле открыткалар ясау буенча мастер-класс булды. Балалар һәр открытканы иң кадерле кеше – Әнигә багышлап, үзләренең теләкләре һәм ярату сүзләре белән тутырдылар.



