Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
14нче август, җомга, 2020нче ел
"Балачак иминлеге - 2020" Бөтенроссия акциясе һәм "Туган ишегаллары" шөгыльләре циклы кысаларында, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә "Каенлык" шәһәр паркында, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Куркынычсыз җәй" чарасын үткәрделәр.
Чараның максаты: балигъ булмаган балалар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау, балаларның әйләнә-тирә дөнья хәвефләре турында күзаллауларын һәм төрле ситуацияләрне дөрес бәяләү сәләтен үстерү.
Интерактив уен программасы барышында балалар юлда, су объектларында сагалаучы төрле куркыныч хәлләр белән таныштылар, куркыныч ситуацияләрне дөрес бәяләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән "Куркынычсыз җәй” квестында катнаштылар.
"Каршылыклар сызыгы" бәйгеләрендә катнашып, балалар җитезлек, зирәклек, командада эшли белү, ярдәмчеллек күрсәттеләр.
Саф һавада оештырылган чара балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр китерде, коммуникатив күнекмәләр булдыруга, активлыкны арттыруга ярдәм итте.



14нче август, җомга, 2020нче ел
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына багышланган чаралар кысаларында, “Идея” Бөтенроссия гражданлык һәм яшьләр инициативалары үзәге “Мин Җиңү көнен ясыйм!” Бөтенроссия бәйгесе оештырды.
Конкурста Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы Абрамовлар гаиләсе катнашты.
"Хәтер дивары" һәм "Рәхмәт" рәсемнәре өчен I һәм II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнгән Татьяна һәм Дарья Абрамоваларны котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!



14нче август, җомга, 2020нче ел
Авиатөзелеш һәм Киров районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре "Күп балалы гаилә" проекты кысаларында "Өчтән алып чиксезлеккә кадәр" Бөтенроссия фотобәйгесендә катнаштылар.
Бәйгенең максаты: күп балалыкны популярлаштыру һәм балалы гаиләләрнең уңай образын тудыру.
Күп балалы гаиләләр социаль челтәрләрдә үз битләрендә #от3добесконечности2020, #фотоконкурс3+ хэштегы белән "Зур гаиләнең күңелле көннәре", "Бәхетле гаилә","Чиксезлек юлында" дигән темаларны чагылдыручы фоторәсемнәрен урнаштырдылар.
Фотобәйгедә катнашкан барлык гаиләләр дә уртак иҗат һәм ялны, табигатькә сәяхәтне яраталар. Алар бергә илһамланып дөньяны, офыкларны киңәйтү өчен барысын да эшлиләр. Алар өчен гаилә дөньясы-ул туган йорт, уңайлылык, җылылык, үзара аңлашу, мәхәббәт, хөрмәт, шулай ук уртак бәйрәмнәр һәм традицияләр.





13нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"КлубОк" җәйге отряды кысаларында Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар белән "Мин һәм минем хисләрем" темасына төркемле шөгыль үткәрделәр. Шөгыль Таулы-Әмәт урманында узды.
Шөгыльнең максаты: үзеңнең хисләреңне билгеләргә, аларны иң конструктив һәм социаль яктан хупланган ысуллар ярдәмендә вербаль һәм вербаль булмаган чаралар ярдәмендә белдерергә өйрәнергә.
Шөгыльнең беренче өлешендә балалар "хисләр", "кичерешләр" төшенчәләре һәм тормышыбызда аларның мөһим рольләре белән таныштылар, шифрланган хис-кичерешләрне аңлауда, табышмакларны ачыклауда, хәзерге вакытта кичергән хисләрне һәм кичерешләрне белдерүдә катнаштылар.
Шөгыльнең икенче өлешендә балалар белән саф һавада "Сабже","Ашарга яраклы - ашарга яраксыз", "Бәрәңге", "Этләр" хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Гади уеннар барышында балалар үз эшчәнлекләре нәтиҗәләренә адекват җавап бирергә, уңышсызлыкларны, җиңелүләрне кабул итәргә, үз гамәлләрен команда теләге белән килештерергә өйрәнделәр.
Шөгыль йомгак ясау белән тәмамланды. Чара барышында балаларның психоэмоциональ киеренкелеге кимеде, үз-үзенә һәм бер-берсенә ышанычы артты.

13нче август, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Яшүсмер-2020" ведомствоара профилактика операциясенең икенче этабын гамәлгә ашыру кысаларында, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыру максатыннан, Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ведомствоара патронатта торучы гаиләдән балигъ булмаган балага тырнак сервисына өйрәнүдә ярдәм күрсәттеләр.
Плаксина Александра "База курсы. Нульдән Гель-лак" программасы буенча Zarina Nails маникюр салонында укуны уңышлы узды. Курслар узганнан соң балигъ булмаган кызга Казан шәһәренең Киров районы халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә куелуга ярдәм күрсәтелде.
