Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
Биографиясе
М. М. Бакиева 1931 елның 15 сентябрендә Башкорт АССРның Әҗдәк районы Ярмунча авылында хезмәт ияләре гаиләсендә туа. Мөхлисә Мәкәримовнаның әтисе каравылчы, әнисе тегүче була. Бөек Ватан сугышы елларында, күп балалар кебек үк, аңа колхозда күп эшләргә туры килә. Бу авыр вакытта, бернигә дә карамастан, белем өчен вакыт таба, күп укый. Шуңа күрә мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. Мәктәптә үк холкының лидерлык сыйфатларын күрсәтә, пионер оешмасын, ә аннары комсомол оешмасын җитәкли. Аннары Казан…
1952 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли. Мәктәптә эшләү дәверендә үз фәнен, рус телен, әдәбиятын яхшы белгән педагог буларак күрсәтә. Аны РСФСР педагогика фәннәре академиясенең милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтына нәкъ менә шушы сыйфатлар китерә. Биредә аның фәнни эшчәнлеге зур күләм ала. Хәер, аспирантурага кергәнче үк ул "Милли мәктәптә рус теле", "Совет мәктәбе" журналларында дистәдән артык фәнни-гамәли мәкаләләр язган була инде. Аннары озак еллар, 40 елдан артык, Казан педагогика институтында эшли, ул анда булачак укытучыларга үз белемнәрен тапшыра. Ул талантлы, кырыс һәм таләпчән педагог була. Аның лекцияләре һәм докладлары һәрвакыт кызыклы үтә, зур аудиторияләр туплый. Тыңлаучыларны фәнне яхшы белүе һәм ораторның мавыкканлыгы таң калдыра.
Хезмәт эшчәнлеге дәвамында Мөхлисә Мәкәримовна мәктәптә рус телен укыту методикасы буенча укытучылар өчен 250дән артык кулланма, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр, мәкаләләр чыгара, Санкт-Петербургның "Просвещение"("Мәгариф") нәшриятында М. М. Бакиеваның "Милли мәктәпләрнең 6-7 классларында рус әдәбиятын укыту", "Милли мәктәпләрнең 7-8 сыйныфларында рус әдәбияты буенча хрестоматия" һ. б. китаплары дөнья күрә.
Казан дәүләт педагогика институтының рус теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, педагогика һәм социаль фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тыл хезмәтчәне Бакиева Мөхлисә Мәкәрим кызы Татарстан АССР елларында педагогиканы үстерүгә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының абруйлы фән эшлеклеләре плеядасына керә.
М. М. Бакиева педагогика өлкәсендәге хезмәт казанышлары өчен Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, СССР һәм РСФСР мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек була.


15нче май, җомга, 2020нче ел
"Демография" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре ведомствоара патронатта торучы гаиләләргә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 11. 05. 2020 ел, № 652 карары нигезендә балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага билгеләнгән 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерү өчен гаризалар бирүдә ярдәм итәләр.


15нче май, җомга, 2020нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече тарафыннан "WhatsApp" мобиль кушымтасы ярдәмендә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган бала белән "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" дигән шәхси дистант шөгыле уздырылды.
Дәреснең максаты: челтәрдә үз-үзеңне тотуның гомуми кабул ителгән нормалары күнекмәләрен формалаштыру һәм челтәрдә куркынычсызлык мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен арттыру, куркынычсыз Интернетның төп кагыйдәләре белән танышу.
Шөгыль барышында бала белән челтәрдә этик тәртип кагыйдәләре, "конфиденциальлек" һәм "Куркынычсызлык" төшенчәләре белән таныштылар, шәхси мәгълүматлар белән идарә итү моментларын карадылар. Аннары "Веб контент" ситуацияле уенда катнаштылар.
Шөгыль Интернет челтәреннән файдаланганда төп куркынычлар белән танышуга, Интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен үзләштерүгә ярдәм итте.
15нче май, җомга, 2020 ел
Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән бергә Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә укуы буыннарны якынайта" акциясендә катнаштылар.
Гаилә укуы бала өчен аерым әһәмияткә ия, бу яхшы гаилә традициясе. Уку аркасында бала тыңларга өйрәнә, бу-ата-аналар һәм балалар арасында аралашу ысулы да, тәрбия ысулы да, бергә ял итүнең менә дигән формасы да.
Әйдәгез бергә укырга - гаилә белән бергә укырга!

15нче май, җомга, 2020нче ел
Халыкара гаилә көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече тарафыннан "Гаилә - минем өметем һәм таянычым" дигән онлайн-төркемле шөгыль уздырылган.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның рухи һәм әхлакый сыйфатларын формалаштыру, үз гаиләсенең шәҗәрәсенә карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, иҗади якын килүләрен күрсәттеләр, үз гаиләләренең генеалогик агачын ясадылар, ә соңыннан һәр катнашучы үз агачын тәкъдим итте.
Шөгыль үз гаиләсенең тарихына, аның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уятты.

