15нче май, җомга, 2020нче ел
Халыкара гаилә көне кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече тарафыннан "Гаилә - минем өметем һәм таянычым" дигән онлайн-төркемле шөгыль уздырылган.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның рухи һәм әхлакый сыйфатларын формалаштыру, үз гаиләсенең шәҗәрәсенә карата кызыксыну тәрбияләү.
Шөгыль барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, иҗади якын килүләрен күрсәттеләр, үз гаиләләренең генеалогик агачын ясадылар, ә соңыннан һәр катнашучы үз агачын тәкъдим итте.
Шөгыль үз гаиләсенең тарихына, аның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уятты.

