15нче май, җомга, 2020нче ел
Гаилә-мәхәббәт һәм хөрмәт, бердәмлек һәм бәйләнеш чыганагы, теләсә кайсы цивилизацияле җәмгыять аның нигезендә төзелә.
Халыкара гаилә көне кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы "Гаиләнең бәхетле мизгелләре" дип исемләнгән флешмоб оештырды.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр фотоколлажлар төзеделәр, аларда үзләренең мәхәббәтләрен, бәйләнешләрен, гаилә традицияләрен, бер-берсенә карата игелекле мөнәсәбәтләрен тапшырдылар. Күпләр коллаж төзү эшенә иҗади якын килгән һәм анда үз гаилә альбомнарыннан фотоларны кулланганнар.
Фотосурәтләрдәге язмаларда ата-аналар билгеләп үтте:
- "Гаилә-ул бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт, хөрмәт чыганагы, кеше аннан башка яши алмый"
- "Ныклы йорт - ул балалар һәм оныклар, ул ярдәм һәм таяныч"
- "Гаилә-кешенең иң кадерлесе"
- "Якыннарыбыз белән аралашканда без үзебезгә көч алабыз".
