Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
06нчы февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләү, ата-аналарның үзләрен тотуның начар формаларын һәм стильләрен коррекцияләү максатыннан, "Хәерле йорт" социаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "22нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе" консультация пунктында социаль хезмәт күрсәтүдә торган 6 гаилә өчен төркемле шөгыль уздырды.
Шөгыль барышында гаиләдәге проблемаларны һәм бала-ата-ана мөнәсәбәтләренең бозылу сәбәпләрен ачыклау максатыннан һәр гаиләнең генеологик агачы анализланды, "Минем гаиләм" анкетасы һәм "Гаилә мөнәсәбәтләрен анализлау" тесты уздырылды. Фикер алышу барышында гаилә мөнәсәбәтләренең типик кыенлыклары тикшерелде,"Гаилә кыйммәтләре җыелмасы","Гаилә уеннары" уздырылды. Метафоралы карталар һәм "Уңышлылык картасы" ярдәмендә катнашучылар үзләренең шәхси сыйфатларын һәм яшерен потенциалларын ачыкладылар, үзләренең гаилә мөнәсәбәтләрендәге рольләрен аңладылар, якын-тирәдәгеләрнең ярдәм чыганагы буларак ролен тойдылар.


06нчы февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Иҗтимагый инициатива-2019" Республика социаль проектлар бәйгесе җиңүчесе,"МастерПРОФИ клубы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашында беренче шөгыль уздырдылар.
"МастерПРОФИ клубы"н бүлек белгечләре, социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдәге 14-17 яшьлек яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүдә, аларның әти-әниләренә үз балаларының һөнәр сайлауда өстенлекләрен, мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен аңлы кабул итүне формалаштырырга ярдәм итү максатыннан эшләнде.
Беренче шөгыльдә балалар "һөнәр", "мәшгульлек", "белгечлек", "үзреализация" төшенчәләре белән таныштылар. Балаларны һөнәрләр дөньясына кертү, аларның һөнәри өстенлекләрен, мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен ачу өчен, диагностика сыйфатында Соломин И. Л. ның төсле метафоралар ысулы һәм "Профи плюс" уен модуле кулланылды, аларның ярдәме белән һөнәрләр дөньясы турында һәм шул һөнәрләрнең вәкилләре-атаклы кешеләр турында күзаллауларын киңәйттеләр.
Бу социаль проектны гамәлгә ашыру балаларга шәхси һәм һөнәри үзбилгеләнү, аңлы рәвештә "телим+булдырам+кирәк" принцибы буенча аңлы рәвештә һөнәрләр сайларга ярдәм итә.



06нчы февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Терроризм һәм экстремизм профилактикасы һәм көрәш кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, республика халыкларының этномәдәни һәм конфессиональ кыйммәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, социаль өлкәнәю һәм социаль җаваплылыкның уңай тәҗрибәсен формалаштыруга юнәлдерелгән, "Үзең һәм башкалар белән тынычлыкта яшәү" төркемле шөгыльләр циклы уздырдылар.
Казан шәһәре Киров районының "15нче номерлы татар гимназиясе" МБББУ консультация базасында "Мин үзенчәлекле" төркемле шөгыле уздырылды.
Шөгыльнең максаты: төркемдәге хезмәттәшлектә һәр катнашучының шәхес күренеше чагылуның күптөрлелеген аңлауны формалаштыру, толерантлык тәрбияләү.
Шөгыль барышында балалар этник мөнәсәбәтләрдә толерантлыкны аңлау белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштылар, төркемдә катнашучылар арасында аерымлыклар булган кебек аларны бердәм иткән кызыксынулар, карашлар турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар.
Шөгыль барышында "Мин үзенчәлекле", "Ярлыклар" тренинг күнегүләрен башкардылар, алар "актив тыңлау" техникасын эшкәртүгә һәм конфликтлы хәлләрдән конструктив ысуллар белән чыгарга өйрәнүгә ярдәм иттеләр. Бу күнегүләр яшүсмерләргә төрле фикерләр һәм дөньяви карашлар белән яшәү мөмкинлеген күрсәтергә ярдәм иттеләр.
Шөгыль балигъ булмаган балаларның кыйммәтле юнәлешләрен, конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштырырга, яшьләр арасында экстремист хәрәкәтләр профилактикасына ярдәм итте.

05 нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Өйдә тәрбияләнүче инвалидлыгы булган балаларның әти-әниләренә, андый балаларның шәхес үсешенә юнәлдерелгән, үзләренә хезмәт итү күнекмәләрен өйрәтүдә, аралашуда һәм контрольдә ярдәм оештыру максаты белән, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече, читтән тәрбиягә мохтаҗ, инвалидлыгы булган бала тәрбияләүче, социаль хезмәт күрсәтүдә торган күп балалы гаиләгә барды(өйдә хезмәт күрсәтү формасы).
Балигъ булмаган кыз баланың әнисе белән "Хәрәкәтләнүе бозылган кешенең гаилә әгъзалары өчен өйрәтүле пакет" кулланып шәхси шөгыль уздырылды. Зәгыйфь аяк-кулларны ныгыту, буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырту һәм аяк-куллардагы авыртуны киметү өчен үстерелешле күнегүләр ясау техникасы белән таныштырылды. Бу күнегүләр баланың хәле начарлануын кисәтүгә, мускулларны ныгытуга һәм буыннарның хәрәкәтчәнлеген арттыруга юнәлдерелгәннәр.
Бу 9 шөгыльдән торган циклның чираттагысы, алар әти-әниләрне инвалидлыгы булган балалар белән югалган яки формалашмаган социаль күнекмәләрне(үзенә хезмәт күрсәтү, аралашу һәм контроль), социаль яраклы кыйммәтләрне һәм үзләрен тоту нормаларын формалаштыру буенча мөстәкыйль шөгыльләр уздырырга өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Казанда озак вакытлы тәрбия системасы нәтиҗәле кертелә
Узган елның ноябрендә Казан шәһәренең Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә бер йортның яшәүчеләреннән мөрәҗәгать килде, алар өлкән яшьтәге күрше хатынның һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ булуын белдерделәр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре оператив мобиль бригаданың өлкән яшьтәге хатын янына баруын оештырдылар.Любовь Иванованың ялгыз, начар санитар-гигиена шартларында яшәве ачыкланды. Аның туганнары юк, озак вакытлар аны күршеләре тәрбияли-ашамлыклар сатып алалар, ашаталар.
Тәрбия һәм социаль ярдәм оештыру өчен Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, көндәлек көнкүреш хезмәтен күрсәткәндә,Любовь Ивановнаның читтән ярдәмгә никадәр мохтаҗлыгын билгеләделәр. Моннан тыш, бүлек белгечләре ярдәме белән ДАССУ "Медицина университеты клиникасы"на салынды,анда аңа сәламәтлеге торышы буенча операция ясадылар.
10нчы гыйнвар көнне Любовь Ивановнаны стационардан чыгарганда үзәк белгечләре каршы алды. Алар аны җыештырылган өенә кайтарып куйдылар.Шулай ук ашыгыч социаль хезмәт күрсәтү кысаларында, "Яхшы куллар" хәйрия складыннан кирәкле өс киемнәре белән тәэмин иттеләр.
Шул вакыттан Любовь Ивановнага "Бәхетле" социаль ашханәсеннән кайнар ризык алуда ярдәм күрсәтелә:мобиль бригада планы буенча,социаль хезмәткәр көн саен кайнар ризык китерә һәм ашата.
Озак вакытлы тәрбияләү һәм социаль хезмәт күрсәтүне оештыру максаты белән Министерствога караган ведомстволарның белгечләре шулай ук медицина оешмалары белән ярдәмләшү оештырдылар. Любовь Ивановна тулы медицина тикшерүе узды, аңа дәвалау билгеләнде.Барлык мөһим даруларны социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге кешенең өенә илтеп куйды.
Әлегә мөһим процедуралар уздырыла, Любовь Ивановнага социаль хезмәткәрләр ярдәм итәләр:көн саен ашаталар, сәламәтлеген күзәтеп торалар, фатирын чисталыкта тоталар, кирәкле даруларны алып кайталар. Шулай итеп, "Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында,өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булган кешеләрне озак вакытлы тәрбияләү системасы кертелә, бу авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең проблемаларын уңышлы һәм кыска вакытта хәл итәргә мөмкинлек бирә.