06нчы февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен көйләү, ата-аналарның үзләрен тотуның начар формаларын һәм стильләрен коррекцияләү максатыннан, "Хәерле йорт" социаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы МБББУ "22нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе" консультация пунктында социаль хезмәт күрсәтүдә торган 6 гаилә өчен төркемле шөгыль уздырды.
Шөгыль барышында гаиләдәге проблемаларны һәм бала-ата-ана мөнәсәбәтләренең бозылу сәбәпләрен ачыклау максатыннан һәр гаиләнең генеологик агачы анализланды, "Минем гаиләм" анкетасы һәм "Гаилә мөнәсәбәтләрен анализлау" тесты уздырылды. Фикер алышу барышында гаилә мөнәсәбәтләренең типик кыенлыклары тикшерелде,"Гаилә кыйммәтләре җыелмасы","Гаилә уеннары" уздырылды. Метафоралы карталар һәм "Уңышлылык картасы" ярдәмендә катнашучылар үзләренең шәхси сыйфатларын һәм яшерен потенциалларын ачыкладылар, үзләренең гаилә мөнәсәбәтләрендәге рольләрен аңладылар, якын-тирәдәгеләрнең ярдәм чыганагы буларак ролен тойдылар.

















