31нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
"Демография" милли проекты бурычларына туры китереп Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Актив әти-әни мәктәбе" социаль проекты гамәлгә ашырыла, ул гаиләләрне авыр тормыш хәленнән чыгаруга, ата-аналарга үзмәшгульлекне оештырырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бүлек белгечләре Казан шәһәре Киров районы МБББУ "Елга аръягы" балаларга өстәмә белем бирү үзәге" белгечләре белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, "Гобелен "техникасына өйрәтү" иҗат - гамәли шөгылен уздырдылар.
Максат: әти-әниләрне кул сәнгатенә, гобелен ясау техникасына өйрәтү.
Шөгыль барышында әти-әниләр йонны коры әвәләү ысулы белән, махсус энәләр кулланып, гобелен ясарга өйрәнделәр. Коры әвәләү ысулы белән әти-әниләр күләмле эшләнмәләр-киездә рәсемнәр, аннан соң төсле җепләрдән матур панно - "Чәчәк композициясе" ясадылар.


