Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
24нче декабрь, сишәмбе, 2019нчы ел
"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалы гаиләләрнең әти-әниләре өчен, "Гобелен" техникасына өйрәтү" иҗади - гамәли шөгыль уздырдылар.
Максат: әти-әниләрне кул иҗатына, гобелен әзерләү техникасын үзләштерергә өйрәтү.
Проектта катнашучылар шөгыль башында гобелен әзерләү техникасы белән таныштылар, җепләрне үрү ысулларына өйрәнделәр, аннан соң агачка сырлар ясау өчен "Татьянка" өтергеләр җыелмасын кулланып, "гобелен" техникасында агач ясау өчен агач рамкаларны бизәргә керештеләр.
Өйрәтү шөгыле барышында әти-әниләр "гобелен" техникасының төп ысулларын, җеп үрү күнекмәләрен өйрәнделәр, бу аларга алда иҗади эшләрне мөстәкыйль башкарырга ярдәм итәчәк.



24нче декабрь, сишәмбе, 2019нчы ел
"Виртуаль туризм" технологиясе кысаларында, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт алучыларга "" ТАССР барлыкка килүнең 100-еллыгына багышлана…" видеоролигын күрсәттеләр.
ТАССРның йөзеллык тарихы, барлыкка килү турында Декретка кул куелудан башлап, аның формалашуы, индустрияләштерү, эшчәнлекнең барлык сфераларында: икътисадта, фәндә, мәдәнияттә масштаблы үзгәрешләр өлкән яшьтәге кешеләргә тәэсир итте, бигрәк тә Казанның бүгенге үзгәргән күренеше таң калдырды. 80-90нчы еллардагы шәһәрне истә калдырган кешеләргә, яңарган Татарстан башкаласы онытылмас тәэсир калдырды.


23нче декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа ел алдыннан Мәскәү һәм Киров районнарының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, мәдәни оештыручылар һәм "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган 49 балигъ булмаган бала өчен бәйрәм чаралары уздырдылар.
Чараның максаты: коммуникатив күнекмәләрне үстерү, альтернатив ял эшчәнлеген оештыру, уңай кәеф булдыру.
Чара башында балалар, күңелле "Яңа ел" викторинасында катнашып, Яңа ел бәйрәме тарихы турында белделәр.
Балалар яңа ел әкиятен карап кына утырмадылар, ә тамашаның беренче мизгелләреннән аның сюжетына "кереп", бер өлешенә әйләнделәр. Тамаша төсле һәм матур булды. Аның интерактив формада булуы җылы, дустанә мохит тудыруга, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп "Табышмаклар", "Тылсымлы әфсен" бәйгеләрендә катнаштылар.
Сәламәтлекләре чикле балаларның катнашуы аларның социализациясенә, яшьтәшләре мохитенә кереп китүгә ярдәм итте.
Чара ахырында Кыш бабайның ярдәмчеләре балаларны татлы бүләкләр белән куандырдылар.




23нче декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре 8 социаль хезмәт алучыга "Ул:"Киттек!"-диде" Бөтенроссия яшь рәссамнар бәйгесендә катнашырга ярдәм иттеләр.
Бәйге Җирдәге беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин тууының 85-еллыгына багышланган һәм 2021нче елны Россия Федерациясендә Ю. А. Гагаринның космоска очышының 60-еллыгын бәйрәм итү программасына туры китерелгән иде.
Бәйгедә катнашучылар барысы да Мактаулы дипломнар алдылар.
Котлыйбыз!!!



19нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалы гаиләләрнең әти-әниләре өчен,"Мин һәм минем балам-үзара аңлашу эзләү" төркемле шөгылен уздырдылар.
Максат: гаилә мөнәсәбәтләренә караган сораулар буенча әти-әниләрнең психолого-педагогик компетентлыгын арттыру, үз-үзләрен тискәре тоту стилен һәм формаларын коррекцияләү, үзләренә ышаныч арттыру.
Шөгыль барышында әти-әниләр белән, бала белән мөнәсәбәтләр төзүгә юнәлдерелгән,"Карандашлар", "Фразаны дәвам ит: минем гаиләдә куаныч зонасы, ул-...", "Әти-әниләр кояшы нурында", ""Монда һәм хәзер "принцибы" тренинг күнегүләре уздырылды.
"Баланы шартларсыз кабул итү" презентациясе белән танышып, психолог җитәкчелегендә, катнашучылар шәхси биремнәр башкардылар, аннан соң гаиләдә үзара аңлашу өчен мөһим сыйфатлар турында төркемнәрдә фикер алыштылар. Шөгыль әти-әниләргә килеп туган хәлләрне "сөйләп бирергә", гаиләдәге ышанычлы мөнәсәбәтләрне җимермичә, алардан чыгу ысулларын табарга мөмкинлек бирде.
Шөгыль ахырында барлык катнашучыларны бүләк - визажист белән очрашу көтә иде, ул әниләргә бит һәм тирене тәрбияләү, бизәнү турында киңәшләр алырга, үзләрен ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирде.
Барысы да бик гади-үз-үзенә ышанычлы әни үз көчләренә ышанган бала үстерәчәк! Арыган, үзенә ышанычы булмаган әни өчен бу-авыр мәсьәлә.

