Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   19нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел

   "Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалы гаиләләрнең әти-әниләре өчен,"Мин һәм минем балам-үзара аңлашу эзләү" төркемле шөгылен уздырдылар.

   Максат: гаилә мөнәсәбәтләренә караган сораулар буенча әти-әниләрнең психолого-педагогик компетентлыгын арттыру, үз-үзләрен тискәре тоту стилен һәм формаларын коррекцияләү, үзләренә ышаныч арттыру.

   Шөгыль барышында әти-әниләр белән, бала белән мөнәсәбәтләр төзүгә юнәлдерелгән,"Карандашлар", "Фразаны дәвам ит: минем гаиләдә куаныч зонасы, ул-...", "Әти-әниләр кояшы нурында", ""Монда һәм хәзер "принцибы" тренинг күнегүләре уздырылды.

   "Баланы шартларсыз кабул итү" презентациясе белән танышып, психолог җитәкчелегендә, катнашучылар шәхси биремнәр башкардылар, аннан соң гаиләдә үзара аңлашу өчен мөһим сыйфатлар турында төркемнәрдә фикер алыштылар. Шөгыль әти-әниләргә килеп туган хәлләрне "сөйләп бирергә", гаиләдәге ышанычлы мөнәсәбәтләрне җимермичә, алардан чыгу ысулларын табарга мөмкинлек бирде.

   Шөгыль ахырында барлык катнашучыларны бүләк - визажист белән очрашу көтә иде, ул әниләргә бит һәм тирене тәрбияләү, бизәнү турында киңәшләр алырга, үзләрен ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирде.

   Барысы да бик гади-үз-үзенә ышанычлы әни үз көчләренә ышанган бала үстерәчәк! Арыган, үзенә ышанычы булмаган әни өчен бу-авыр мәсьәлә.

фото-1

фото-2


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66