Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләргә тарталар
9нчы октябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Безнең шәһәр” циклыннан “N шәһәре мәдәнияте” төркемле шөгыле уздырды.
Максат: Казан шәһәренең мәдәният оешмалары белән таныштыру, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләргә тарту, иҗади күзаллауны үстерү.
Шөгыльнең башлангыч өлешендә балалар Казан шәһәренең мәдәният оешмалары белән таныштылар, аннан соң, төркемләргә бүленеп, үзләренең Пиксель-Гранд шәһәрендә шуларны “барлыкка китерделәр”. Шөгыль ахырында балалар иҗади эшләр башкардылар: үзләрененң театрларын тәкъдим иттеләр һәм кечкенә спектакль күрсәттеләр, рәсем галереясы өчен рәсем ясадылар һәм Пиксель-Гранд шәһәре музее өчен экспонат әвәләп ясадылар.

Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Гаилә” гәҗитенең махсус чыгарылышын– “Акыллылык китабы” әзерләделәр
8нче октябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Гаилә” гәҗитенең махсус чыгарылышын– “Акыллылык китабы” әзерләделәр.
Бәйрәмгә багышланган чараларда белгечләр балигъ булмаган балаларның игътибарларын өлкән буын кешеләренә ихтирамлы мөнәсәсбәтнең мөһимлегенә юнәлдерделәр. Балалар белән эштә, аларның әби-бабайлары яратуга һәм игътибарга мохтаҗ булуы азсызыкланды,балаларның тәҗрибәсен баету һәм рухи-әхлакый сыйфатлар формалаштыру максаты белән төркемле шөгыльләр һәм әңгәмәләр уздырылды.
Бу шөгыльләр балигъ булмаган балаларга әби һәм бабайларының тормыш юлы, гаилә тарихы, үзләренең шәҗәрәләре белән танышуга, гаилә ядкарьләренә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итте.



Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Ярдәм бүләк итәбез” хәйрия акциясе уздырдылар
8нче октябрь,дүшәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Ярдәм бүләк итәбез” хәйрия акциясе уздырдылар.Социаль хезмәткәрләр тарафыннан социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләргә түләүсез социаль хезмәт күрсәтелде( идән юу, тәрәзә юу, ризык әзерләү).


Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Фатирны – тәртипкә.Чын йөрәктән чисталык” хәйрия акциясе уздырдылар
8нче октябрь,дүшәмбе,2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Фатирны – тәртипкә.Чын йөрәктән чисталык” хәйрия акциясе уздырдылар. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү урыннарын җыештырдылар.


Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль базны тутыр” хәйрия акциясе уздырдылар
8нче октябрь,дүшәмбе,2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль базны тутыр” хәйрия акциясе уздырдылар. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларның йорт янындагы кишәрлекләреннән уңышны җыеп алырга ярдәм иттеләр, шулай ук кышка яшелчәләр сатып алуны һәм өйләренә китереп куюны оештырдылар.




- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Кешелеклелек тулы дөнья” кинотренингы уздырды
- Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Акыллылык китабы” шөгылен уздырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” социаль акциясе уздырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына туры китерелгән чаралар кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” акциясе уздырдылар
Страница 207 из 272















