Бөтенроссия аеклык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балалар өчен “Мин тормышны сайлыйм!” кинотренингы уздырды
11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, 14-17 яшьлек социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Мин тормышны сайлыйм!” кинотренингы уздырды.
Шөгыль барышында балалар исерткеч эчемлекләрне куллану сәбәпләрен тикшерделәр, аларның социальләрен аердылар: яшьтәшләр коллективына керү, референт төркемнең теләкләренә яраклашу, олырак күренергә тырышу. Үзләренең сәламәтлекләренә аңлы караш һәм исерткеч эчемлекләрне куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максаты белән балалар “Бердәм хезмәт” проектының “Ялган серләре. Алкоголь. Яшерелгән дөреслек” фильмын карадылар һәм дәүләт кысаларында алкогольләштерү проблемасының масштаблары турында белмәгәнлекләрен билгеләделәр. Фикер алышу барышында балалар ял оештыру һәм үзрегуляциянең альтернатив ысулларын формалаштырдылар.
Уздырылган шөгыль үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштырырга ярдәм итте.



Бөтенроссия аеклык көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Сәламәтлек сукмагы”метафоралы тренинг уздырды
11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Сәламәтлек сукмагы”метафоралы тренинг уздырды.
Тренинг “Мин үземне... өчен яратам” күнегүеннән башланып китте, аның йомгаклары буенча балалар үзеңне яратырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Әңгәмә барышында катнашучылар “Сәламәт эгоизм” төшенчәсе белән таныштылар, үзен яратучы кешенең үзен карап тотуы, һәрвакыт чиста, пөхтә булуы, спорт белән шөгыльләнүен, үз сәламәтлеге турында кайгыртуын билгеләделәр. Аннан соң балалар “Аленушка һәм энесе Иванушка” әкиятен карадылар һәм тикшерделәр, сәламәтлекне саклау өчен минутлык теләкләрдән баш тартырга, таныш булмаган кешеләрнең тәкъдимнәренә игътибар белән карарга һәм сак булырга кирәклеген билгеләделәр. “Баш тартырга өйрәнәбез” гамәли күнегүе барышында катнашучылар таныш булмаган кешенең яки дустының тәкъдименнән баш тартуның нәтиҗәле формуласын формалаштырдылар.
Уздырылган шөгыль балаларда үз-үзенә ышаныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну арттырырга ярдәм итте.

“Экстремизмга-Юк!” декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары “Бездә бер планета- бездә бер гаилә!” мәгълүмат сәгате уздырдылар
11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Экстремизмга-Юк!” декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең 8-10 яшьлек балигъ булмаган балалары өчен, “Бездә бер планета- бездә бер гаилә!” мәгълүмат сәгате уздырдылар.
Максат: терроризм һәм экстремизм профилактикасы, күпмилләтле җәмгыятьнең кыйммәтләре нигезендә толерантлы мохит формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар “Нәрсә ул иминлек?” темасын тикшерүдә,”Авыр хәлдән ничек чыгарга?” уен викторинасында, “Минем гамәлләрем” күнегүендә катнаштылар, нәтиҗәдә авыр хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр. Фикер алышу барышында үзеңдә толерант шәхес сыйфатлары, күпмилләтле җәмгыятьнең кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү мөһимлегенә аерым игътибар бирелде.
Катнашучылар гамәли өлештә “Мин һәм минем иминлегем” эмблемаларын ясадылар.
Шөгыль үсеп килүче буынның иҗтимагый үзаң һәм гражданлык позициясе формалашуга, толерантлык, үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре белән таныштыралар
7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган балигъ булмаган балалар өчен, “Сәламәт булыгыз!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәр формалаштыру.
Балалар белән беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре турында мәгълүмати әңгәмә уздырылды, бәрелү, пешү, сыну булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча видеоролик күрсәтелде, аннан соң балалар “Чакыруны кабул итегез”, “Аптечканы җый”, “Авыруга ярдәм ит” рольле уеннарында катнаштылар.
Шөгыль балигъ булмаган балаларда төрле җәрәхәтләнү булганда беренче медицина ярдәме күрсәтү турында белемнәр формалаштырырга ярдәм итте.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль пакеттан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында” мәглүмати-аңлату әңгәмәсе уздырдылар
7нче сентябрь, җомга, 2018нче ел
Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре, Имәнлек урамындагы 35нче йортта урнашкан Муниципаль ветераннар йортында яшәүче 30 кешегә, шуларның 12се социаль хезмәт алучы,“Социаль пакеттан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында” мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе уздырдылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә “Социаль пакеттан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында” мәгълүмати буклетлар тапшырылды.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны Казан шәһәрендәге белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү юнәлеше белән таныштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балаларда конфликтлы хәлдә уңышлы үзара тәэсир итү һәм үзеңне нәтиҗәле тоту күнекмәләрен формалаштыра
- Л. Н. Толстойның тууына 190-еллыкны бәйрәм итү алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Л. Н. Толстой әсәрләре битләре буенча” балалар рәсем бәйгесе йомгаклары чыгарылды
- Халыкара өлкәннәр көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары Казан медицина университеты волонтерлары белән берлектә “Ясалган бизәкләр” төркемле шөгыле уздырылды
Страница 217 из 272















