Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
11нче июнь, сишәмбе, 2019нчы ел
“2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, Россия көненә туры китерелгән “Безнең илебез Россия” циклыннан “Ватан нәрсәдән башлана?” төркемле шөгыле уздырылды.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек, илебез тарихына кызыксыну, илебез һәм халкы өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында илебез өчен тарихи мөһим булган вакыйгалар, Россия символикасы белән таныштылар, “Ватан нәрсәдән башлана?” документаль фильмын карадылар, илебез тарихы, бөек ватандашлар турында белделәр.
Шөгыль ахырында балалар үз хисләрен һәм тәэсирләрен белдереп рәсемнәр ясадылар.

11нче июнь, сишәмбе, 2019нчы ел
Россия көне дәүләт бәйрәме алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, “Виртуаль туризм” технологиясе кысаларында, социаль хезмәт алучы Антонова Римма Кузьминична өчен “Россия-безнең йортыбыз” виртуаль сәяхәте оештырдылар.
Сәяхәт барышында видеопрезентация ярдәмендә Римма Кузьминична Россиянең һәм ватаныбыз башкаласының истәлекле урыннары белән танышты. Социаль хезмәт алучылар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен виртуаль туризм-мәдәният һәм архитектура һәйкәлләренең, илебезнең тарихи килешендә барган үзгәрешләргә кушылуның уникаль мөмкинлеге ул.

10нчы июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Ата-аналар университеты” циклы кысасында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Гаилә сценарие” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: “ата-аналарның таләпләре” төшенчәсен һәм аларның бала холкы формалашуга тәэсирен аңлау; үзләренең балачак тәҗрибәсен активлаштыру һәм шәхси тискәре кайгыларны җиңү.
Шөгыль үзләренең әти-әниләре турында хатирәләрдән башланды. Катнашучылар түгәрәк буенча: Безнең гаиләдә... тиеш иде. Минем әти-әниләр еш... Минем әни кагыйдә буларак... Мин әти-әнинең... яратмый идем... җөмләләрен дәвам иттеләр. Әти-әниләренең уңай һәм тискәре таләпләрен анализлап, катнашучылар психолог җитәкчелегендә, “ата-аналарның таләпләре” баланың үсешенә, холкына, үзен тотыш үзенчәлекләренә көчле тәэсир итүен аңладылар. “Ничек без үз әти-әниләребезгә әйләнәбез?” күнегүендә парларда эшләү катнашучыларга, үз гаиләләрендә уңышка ирешү өчен, үзләренең балалачак тәҗрибәсен куллана алуларын аңларга ярдәм итте.

7нче июнь, җомга, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Кем лидер?” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның коммуникатив компетенцияләрен һәм лидерлык сыйфатларын үстерү.
“Кул кысу”, “Ранжировка”, “Кем лидер?”, “Наполеон тыюы”, “Лидер девизы” төркемле күнегүләрен башкарганда балалар лидерлык сыйфатларын формалаштыру өчен нинди шәхси мөмкинлекләр мөһим булуын билгеләделәр, актив аралашу стиле һәм парнерлык мөнәсәбәтләре күнекмәләрен өйрәнделәр.

5нче июнь, чәршәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен,“Хисләр дөньясында” циклыннан тренинг элементлары белән “Конфликтлар һәм аларны чишү юллары” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыль эмоциональ халәт рефлексиясеннән һәм балалар тормышында була торган конфликтларны тикшерүдән башланды. Төркемле тикшерү барышында катнашучылар “Конфликт” төшенчәсенең мәгънәсен билгеләделәр, аеруча еш конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр һәм үзләренең аларны чишү юллары белән уртаклаштылар. Конфликтта кулланыла торган стратегияләрнең эффективлыгын һәм альтернатив стратегияләрнең үсешен бәяләү максаты белән, балаларга “Коймак” социаль өстәл уены тәкъдим ителде. Уенда балалар бер-берсе белән төрле мөнәсәбәтләр төзеделәр, коалицияләргә, конфликтларга керделәр, каршылыкларны чишәргә, карарлар кабул итәргә өйрәнделәр. Уен нәтиҗәләре буенча сайлап алынган стратегияләр һәм аларның шәхесара мөнәсәбәтләрнең сыйфатына тәэсир итүе анализланды.
Тренинг элементлары белән төркемле шөгыль социумда эффектив коммуникацияләр төзү күнекмәләрен формалаштырырга, яшүсмерләрдә толерантлык үстерергә һәм конфликтларны көч кулланмый гына чишә белергә ярдәм итте.

Страница 151 из 272