10нчы июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Ата-аналар университеты” циклы кысасында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Гаилә сценарие” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: “ата-аналарның таләпләре” төшенчәсен һәм аларның бала холкы формалашуга тәэсирен аңлау; үзләренең балачак тәҗрибәсен активлаштыру һәм шәхси тискәре кайгыларны җиңү.
Шөгыль үзләренең әти-әниләре турында хатирәләрдән башланды. Катнашучылар түгәрәк буенча: Безнең гаиләдә... тиеш иде. Минем әти-әниләр еш... Минем әни кагыйдә буларак... Мин әти-әнинең... яратмый идем... җөмләләрен дәвам иттеләр. Әти-әниләренең уңай һәм тискәре таләпләрен анализлап, катнашучылар психолог җитәкчелегендә, “ата-аналарның таләпләре” баланың үсешенә, холкына, үзен тотыш үзенчәлекләренә көчле тәэсир итүен аңладылар. “Ничек без үз әти-әниләребезгә әйләнәбез?” күнегүендә парларда эшләү катнашучыларга, үз гаиләләрендә уңышка ирешү өчен, үзләренең балалачак тәҗрибәсен куллана алуларын аңларга ярдәм итте.
