7нче июнь, җомга, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Кем лидер?” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның коммуникатив компетенцияләрен һәм лидерлык сыйфатларын үстерү.
“Кул кысу”, “Ранжировка”, “Кем лидер?”, “Наполеон тыюы”, “Лидер девизы” төркемле күнегүләрен башкарганда балалар лидерлык сыйфатларын формалаштыру өчен нинди шәхси мөмкинлекләр мөһим булуын билгеләделәр, актив аралашу стиле һәм парнерлык мөнәсәбәтләре күнекмәләрен өйрәнделәр.
















