Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны өйләрендә котладылар
25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Җиңү көненә багышланган чараларны уздыру кысаларында, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучы Ляпина Р. А. Һәм Староверов Г. П. өйләрендә котладылар.
Ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Ляпина Р. А. Венгриядә партизан отрядында хезмәт иткән, сугыштан соң Казан шәһәренең Совет районы башкарма комитетында бухгалтер булып эшләгән. Староверов Г. П. Карелиядә сугышкан, яраланган, сугыштан соң агрономлыкка укыган, Кече Клыки бистәсендә авыл хуҗалыгы оешмасында эшләгән.
Ветераннарга котлаулар белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты М. Ф. Шагитов биргән ашамлыклар җыелмасы да тапшырылды.


“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге”ндә Европа иммунизациясе атнасы кысасында “Кисәтергә. Сакларга. Прививка ясарга” киңәшмәләре һәм түгәрәк өстәлләре уздырылды
25 нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә Европа иммунизациясе атнасы (ЕИА-2019) кысасында “Кисәтергә. Сакларга. Прививка ясарга” девизы астында киңәшмәләр һәм түгәрәк өстәлләр уздырылды. Киңәшмәләр барышында хезмәткәрләр Прививкаларның милли календаре, халык өчен “Бергә сакланыйк: вакциналар эшлиләр!” истәлек кәгазьләре белән таныштылар, һәм шулай ук авыруларга каршы һәм гомерне саклауда төп инструмент буларак вакцинацияләүне, сәламәтлек өчен һәм кешеләрнең иминлеге өчен иммунизациянең мөһимлеген күтәрүгә юнәлдерелгән ЕИА-2019ның төп максатлары белән таныштылар.



Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Бөтендөнья китаплар көненә туры китереп “Китап могҗизалары лабиринтында” чарасын уздырдылар
25нче апрель, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “31нче балалар китапханәсе” ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья китаплар көненә туры китереп, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Китап могҗизалары лабиринтында” чарасын уздырдылар.
Максат: китап укуга кызыксыну үстерү, китап басмаларын популярлаштыру, балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен һәм актив тормыш позициясен формалаштыру.
Балалар һәм аларның ата-аналары кызыксыну белән “Китап безнең дустыбыз һәм ярдәмчебез” лекциясен тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, “Укылмаган китаплар иленә сәяхәт” күргәзмәсе белән таныштылар.
Катнашучыларга “Төремкәй” рус халык әкиятен сәхнәләштерүдә катнашу аеруча нык тәэсир итте.
Кунаклар чара ахырында, буккроссинг акциясе кысаларында, өйдән алып килгән яраткан китапларын китапханәгә бүләк иттеләр, әти-әниләре белән укыр өчен кызыклы әкиятләр һәм хикәяләр басмаларын сайлап алдылар.
Катнашучылар китапханә администрациясеннән баллы бүләкләр алдылар.


Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә шәһәр поликлиникасы табибы белән очрашу уздырылды
24нче апрель, чәршәмбе, 2019нчы ел
Бөтендөнья Хезмәтне саклау көненә туры китерелгән чаралар планына яраштырып, Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 10нчы шәһәр поликлиникасы табибы белән йогышлы авырулар иммунопрофилактикасы сораулары буенча очрашу уздырылды.
Социаль хезмәткәрләр алдында 10нчы шәһәр поликлиникасы табибы Мария Александровна Ажимова чыгыш ясады, ул вакциналар куллануның мөһимлеге, вакцинация кагыйдәләре, прививкаларга өзлегү һәм өстәлмә реакияләр барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләде. Очрашу ахырында Мария Александровна социаль хезмәткәрләрнең сәламәтлекне саклау турындагы сорауларына җавап бирде.


2019нчы елның 22нче апрелендә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакытлы тәрбия системасын кертү”
темасына “Картлык шатлыкка” хәйрия фонды директоры Олескина Е. А.(Мәскәү шәһәре), министр урынбасары Абдреева Ю. И., Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге җитәкчесе Вәлиева А. А һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ДКУ “Республика ресурс үзәге” вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл булып узды.
Олескина Е. А. өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга озак вакытлы тәрбия системасын булдыру буенча пилот проектының теориясе һәм тормышка ашыру тәҗрибәсе белән таныштырды. Бирелгән проектның барлыкка килү тарихы, чит ил тәҗрибәсе, эксперимент мәйданы булган Россия Федерациясе субектларында проектны тормышка ашыру тәҗрибәсе тикшерелде.
- Социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау;
- өлкән яшьтәге гражданнарның тереклек шартларын начарайтучы хәлләрне билгеләү критерийларын ачыклау (унификация);
- медицина оешмаларының һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен оештыру;
- өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга гаилә тәрбиясен үстерү һәм ярдәм итү (стационарны алмаштыручы социаль технологияләр);
- һөнәри белем бирү һәм һөнәри укуны оештыру кебек бурычларны тормышка ашыру сораулары тикшерелде.
“Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе Татарстан Республикасында пилот проекты мәйданчыгы булып тормый, шулай булса да өйдә хезмәт алучы гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүнең төп тәшкил итүчесе буларак озак вакытлы тәрбияне уңышлы кертүгә шартлар тудыруга аерым игътибар бирә.


- Халыкара Җир көненә туры китерелгән “Чәчәкләр иленә сәяхәт” экологик чарасы
- Социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен “Яхшылык дөньяны коткара” төркемле шөгыле
- Эшче һөнәрләр елына туры китерелгән чаралар кысаларында балигъ булмаган балалар өчен “Минем булачак һөнәрем” чарасы уздырылды
- Балигъ булмаган балаларның антивиталь борчылулары профилактикасына юнәлдерелгән “Үз гомереңнең кадерен бел” шөгыльләр циклы
Страница 164 из 272















