Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларга авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә
13нче ноябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә тоган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Мин-яхшы” циклыннан “Теләмим һәм Булдырмыйм” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзен тотышны эмоциональ көйләүне үстерү, хәвефлелекне киметү һәм кисәтү, уңай кызыксынулар формалаштыру.
Балалар белән шөгыль барышында арганлыкны җиңү ысуллары, ял төрләре һәм уңышка юллар турында интерактив әңгәмә үткәрелде. “Ялкау йолдызчык” психотерапевт әкияте белән эшләү һәм “Юлдагы каршылыклар” визуаль күнегүен башкару катнашучыларга үзләренең ялкаулыкларының сәбәбен, аны җиңүнең нәтиҗәле ысулларын белергә ярдәм итте.
Тикшерүнең ахырында катнашучылар “Уңыш = үз-үзеңә ышану + тырышлык” үзенчәлекле тормыш формуласын китереп чыгардылар.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларга әнигә һәм аның гаиләдәге роленә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итәләр
12нче ноябрь, дүшәмбе, 2108нче ел
Халыкара Әниләр көне алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен,”Төсләр дөньясында” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: социаль яраклашу, аралашу күнекмәләре формалаштыру, Әнигә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Шөгыль психологик тренинг элементлары белән сәяхәт формасында узды. Балалар “Әниләр көне” видеопрезентациясен карадылар, бәйрәм тарихы, аның төрле илләрдәге гореф-гадәтләре белән таныштылар, үзләренең гаиләләрендә бу көнне ничек уздырулары турында сөйләделәр. “Минем әнием иң яхшысы, чөнки...” һәм “Әнинең хисләре” тренинг күнегүләрен башкару катнашучыларга әнигә һәм аның гаиләдәге роленә сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм иттеләр.
Балалар әниләр турында шигырьләр сөйләделәр һәм ташларны бизәү буенча мастер-класста катнаштылар. Яшь дизайнерлар үзләренең әниләренә әзер эшләрен Әниләр көнендә бүләк итәчәкләр.
Шөгыль аралашу күнекмәләрен формалаштырырга, үзбәяне арттырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, әни роленең гаиләне ныгытуда мөһимлеген танырга ярдәм итте.




Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда нәтиҗәле аралашу күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итә
12нче ноябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, яшьтәшләре белән аралашуда кыенлыклары булган балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Аралашу кыйммәте” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: нәтиҗәле аралашу күнекмәләре формалаштыру, коммуникатив потенциалны үстерү.
Шөгыльдә катнашучылар коммуникатив компетентлык дәрәҗәсен тикшерү уздылар. Уңай шәхесара аралашу күнекмәләрен формалаштыру максаты белән “Чукрак телефон”, “Вакыйга иҗат итү”, “Крокодил” күнегүләре уздырылды.
Бергә уйлап чыгарылган вакыйга буенча коллектив рәсем ясау үзләрен иҗади тормышка ашыруда иркенлек тою, активлык, килешә, хыяллана белүне үстерүгә, төркемдә бергә эшләгәндә максатка ирешүгә ярдәм итте.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Бердәмлектә көч” социаль проекты старт алды
8нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Бердәмлектә көч” проекты кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Сәлам, бу Мин!” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: төркемдә катнашучыларның танышуы, уңай психологик климат булдыру, уртак хезмәткә уңай теләк формалаштыру.
Шөгыль “Мин кем икәнне бел” уен күнегүеннән башланды, ул балаларны үзара танышуга һәм уртак хезмәткә көйләде. “Сурәт” күнегүен катнашучылар түгәрәктә башкардылар, ул ассоциатив фикерләүгә һәм үзеңне танып белүне үстерүгә ярдәм итте. Аннан соң балаларга “Бердәмлектә көч” проекты идеяләре, чараның этаплы планы белән таныштыручы презентация күрсәтелде.
Аннан соң катнашучылар әкиятләр уйлап чыгардылар һәм укыдылар, алар буенча киләчәктә мультфильм төшерү өчен сценарий эшләнәчәк.
Шөгыль ахырында катнашучылар “Сал” күнегүен башкардылар, ул төркемне берләштерергә, шулай ук алда проект кысаларында эшләргә уңай теләкне ныгытырга ярдәм итте.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары балигъ булмаган балаларда әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыралар
8нче ноябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “14нче номерлы УГББМ” МБББУ консультация пункты базасында, “антивиталь борчылулар” профилактикасы һәм әйләнә-тирә дөньяны уңай кабул итүгә омтылыш формалаштыруга юнәлдерелгән, “Үз тормышыңның кадерен бел” циклыннан “Аралашу” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль сәламләүдән, танышудан һәм “Эмоциональ халәт” күнегүеннән башланды, аның барышында балалар тышкы билгеләр буенча дусларының кәефен сурәтләделәр. Аннан соң, хәзерге заман яшүсмеренең кыйммәтләрен ачыклауга юнәлдерелгән, “Буын сурәте” күнегүе уздырылды. Балалар командаларга бүленеп “Безнең мәктәп тормышы”, “Ял һәм кызыксынулар”, “Тормыш кыйммәтләре”, “Тормыш рәвеше” темаларын сәхнәләштерделәр. Аннан соң кагылган сораулар, аларны чишү ысуллары һәм профилактиканы тикшерү булды.
Оештыручыларның сүзләре буенча, төркемле шөгыль үзенә ышаныч арттырырга, лидерлык сыйфатлары күренүгә, әңгәмәдешенең хәлен аңлый һәм сизә белү сәләтен үстерергә ярдәм итте.



- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда булачак һөнәрне сайлауга мотивация формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда толерант шәхес сыйфатлары формалаштыралар
- Халыклар бердәмлеге көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече “Халык бердәмлегендә бөек көч” төркемле шөгыле уздырды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Без ата-бабалар даны белән горурланабыз!” шөгыле уздырдылар
Страница 199 из 272















