Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Кешелеклелек тулы дөнья” кинотренингы уздырды
8нче октябрь,дүшәмбе, 2018нче ел
Социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларда уңай кызыксынулар формалаштыру максаты белән Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы “Кешелеклелек тулы дөнья” кинотренингы уздырды.
Уңай эмоциональ атмосфера тудыру, хезмәттәшлеккә корыр өчен,катнашучыларга “Минем сурәтем” күнегүе тәкъдим ителде,аның барышында балалар бер-берсен җылы сәламләделәр,үзләре һәм кызыксынулары турында сөйләделәр. Аннан соң әйләнә-тирәдәгеләргә каршы сизгер һәм игътибарлы булуның мөһимлеге турында “Кешелеклелек бумерангы” фильмын карадылар. “Кешелеклелек тулы дөнья” темасын тикшереп, балалар үзләренең игелекле гамәлләре турында сөйләделәр.


Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Акыллылык китабы” шөгылен уздырдылар
5нче октябрь, җомга, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Акыллылык китабы” шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: өлкән яшьтәге кешеләргә, гаилә гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында рәхәтләнеп үзләренең әби-бабайлары, ни өчен аларны кадерләүләре һәм бергә вакыт уздырулары турында сөйләделәр. Бу хәтирәләрне балалар үзләренең гаилә Акыллылык китабына яздылар, аның тышлыгына нәсел агачын ясадылар һәм гаилә әгъзаларының фотоларын урнаштырдылар. Шулай итеп, һәр гаиләнең Акыллылык китабы булды, балалар аларны өйләренә, әти-әниләре белән бергәләп үзләренең гаиләләре турында мәгълүмат туплар өчен алып кайтып киттеләр.



Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” социаль акциясе уздырдылар
5нче октябрь, җомга, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы кысаларында Авиатөзелеш һәм Киров районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” социаль акциясе уздырдылар.
Социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары акциягә әзерләнеп, “Йөрәктән йөрәккә” мастер-классында өлкән яшьтәге кешеләр өчен матур эшләнмәләр һәм открыткалар әзерләделәр. Һәр эшкә сәламәтлек, тынычлык һәм игелеклелек теләкләре дә кушылды.
Акция кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне өйләрендә котладылар, бүләкләр һәм балаларның эшләнмәләрен тапшырдылар.



Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына туры китерелгән чаралар кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” акциясе уздырдылар
4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасына туры китерелгән чаралар кысаларында Идел буе һәм Совет районнары гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Вакыт һәм буыннар бәйләнеше җимерелгесез” акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: өлкән буын вәкилләренә ихтирамлы, игътибарлы, кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Акция барышында балигъ булмаган балалар тематик котлау открыткалары һәм паннолар әзерләделәр, шулай ук көзге бәйләмнәр җыйдылар, аларны ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә бүләк иттеләр.
Балалар үзләре ясаган сувенирларны тапшырдылар һәм өлкәннәргә теләкләрен җиткерделәр, өлкәннәр игътибарга һәм үсеп килүче буын белән аралашуга мөмкинлеккә шатландылар.





Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Чиста өй” хәйрия акциясе оештырдылар
4нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Россия гадел хөкем академиясенең” Казан филиалы, Казан элемтә электротехникумы студент-волонтерлары белән берлектә “Чиста өй” хәйрия акциясе оештырдылар.
Акция кысаларында волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннарының, социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге кешеләрнең фатирларын җыештырырга ярдәм иттеләр.
Социаль хезмәт алучылар волонтерларга һәм бүлек белгечләренә күрсәткән ярдәм өчен үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.


- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Яңа Савин районы социаль яклау бүлегендә өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү сораулары буенча түгәрәк өстәл булып узды
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль базны тутыр” хәйрия акциясе оештырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Әби, бабай, мин-иң яхшы дуслар!” төркемле шөгыле уздырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Юдино бистәсенең инвалидлар җәмгыяте белән берлектә “Акыллылык, җылылык һәм игелеклелек яше” чарасы уздырдылар
Страница 208 из 272















