Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре балаларның шәхси-эмоциональ мохитен, музыка коралларына һәм әсәрләренә кызыксыну үстерергә ярдәм итәләр
3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Балигъ булмаган балаларның сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән “Киләчәк үсентесе” программасы кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре мәдәни оештыручы белән берлектә, “Мавыктыргыч сәяхәт” клубында, аралашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, төркемле шөгыль оештырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның психоэмоциональ халәтләрен коррекцияләү, үзара тәэсир итешү һәм конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль эмоциональ киеренкелекне салдыруга юнәлдерелгән “Ә менә мин!” дустанә сәламләвеннән башланып китте. Аннан соң төркемне туплауга һәм музыка тыңлый һәм аның кәефен таный белүне үстерүгә юнәлдерелгән “Сәламәтләндерүче авазлар” интерактив әңгәмәсе уздырылды.
Балалар шөгыль ахырында “Көйне тап” уенында катнаштылар, анда үзләренең музыка дөньясын белүләрен күрсәттеләр.
Шөгыль балаларның шәхси-эмоциональ мохитен, ассоциатив фикер йөртүне, музыка коралларына һәм әсәрләренә кызыксынуларын үстерергә ярдәм итте.



“Матрешка” гаилә клубы” проекты кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар уздырдылар
3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
“Матрешка” гаилә клубы” проекты кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар уздырдылар.
Проектта катнашучы гаиләләр, проект партнерлары ярдәме белән хәйрия нигезендә “Алып йорты” күңел ачу үзәгендә булдылар, күңелле тәэсирләр, уңай хисләр һәм истәлеккә гадәти булмаган фотолар алдылар.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары “Гаилә ялы көндәлеге” тренингы уздырдылар. Тренинг барышында проектта катнашучылар үзләренең гаиләләренең ял көндәлеген төзеделәр, гаиләне ныгыту “ рецептлары” белән бүлештеләр, “Килешербез” психологик уенында катнаштылар, ул бәхәсле гаилә хәлләренә икенче төрле карарга һәм һәр гаилә әгъзасының фикерен исәпкә алырга мөһимлеге турында нәтиҗә ясарга ярдәм итте.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларны стрессны һәм негатив кичерешләрне җиңәргә өйрәтә
3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, аралашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Мин –яхшы!” циклыннан “Туңган хисләр айсбергы” шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: психоэмоциональ проблемаларны коррекцияләү һәм конфликтсыз аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль бушану һәм эшчәнлекне башлауга корылган “Темп” күнекмәсеннән башланып китте. “Боз утравында яшәүчеләр тарихы” психотерапевтик әкиятен тикшерү балаларга кеше тормышында хисләрнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте. “Туңган хисләрне эзләү” һәм “Хисләр рәсеме” күнегүләре барышында балалар негатив хисләрне җиңәргә (курку. үпкәләү һ. б.) һәм психоэмоциональ киеренкелекне салдырырга өйрәнделәр.
“Хисләрне эретү йоласы”н узу катнашучыларга негатив кичерешләрне бушатырга һәм психоэмоциональ халәтне яхшырту ысулларын өйрәнергә ярдәм итте.


Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы Администрациясендә ветераннарның (пенсионерларның) иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән “Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемалары һәм чишү юллары” исеме астында очрашу булып
3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Совет районы Администрациясендә ветераннарның (пенсионерларның) иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр белән “Өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемалары һәм чишү юллары” исеме астында очрашу булып узды.
Очрашу Казан шәһәренең муниципаль башкарма комитетының Совет районы Администрация башлыгы урынбасары Хәмзина А. И., Совет районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Китанина Н. Н, Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Хуҗина Д. М., Казан шәһәренең Совет районы буенча ДКО Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы мөдире Никифорова И. В., Казан шәһәренең Совет районы буенча Пенсия фонды идарә җитәкчесе Гатина А. А., мәдәният бүлеге җитәкчесе Әхмәтшина Т. Г., Совет районы баш табибы Воротилина Т. Н., торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Калеев Е. Н., шәһәрне төзекләндерү һәм торак массивлары белән эш бүлеге җитәкчесе Воробьев Д. С. катнашында узды.
тт Совет районы Ветераннар һәм пенсионерларның, инвалидларның, балигъ булмаган тоткыннар, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, политик репрессия корбаннары иҗтимагый оешмалары вәкилләре тарафыннан социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык, территорияне төзекләндерү турында сораулар кузгатылды.


Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДКО “Гаврош балалар һәм яшүсмерләр өчен ятимнәр йорты” һәм 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары концерты оештырдылар
3нче октябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДКО “Гаврош балалар һәм яшүсмерләр өчен ятимнәр йорты” һәм Ә. Бакиров исемендәге 6нчы музыка мәктәбе волонтерлары белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Яхшы кәеф” концерты оештырдылар.
Концерт барышында өчен ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр һәм музыка мәктәбе волонтерлары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, чакырган кешеләр рәхәтләнеп “Өмет” («Надежда»), “Шулкадәр күп алтын утлар” («Огней так много золотых»), “ Ялгыз гармун йөри” («Одинокая бродит гармонь») җырларына кушылдылар. Балалар заманча биюләр башкардылар һәм җырлар җырладылар, ә социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балалары өлкән яшьтәге кешеләргә бәйрәм белән котлап үзләре ясаган чәчәкле брошьларын бүләк иттеләр.
Барлык катнашучылар да көне буена яхшы кәеф һәм уңай хисләр алдылар.




- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Акыллылык, җылылык һәм кешелеклелек яше” гаилә интерактив чарасы уздырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Без беләбез, хәтерлибез, кадерлибез, горурланабыз!” циклыннан “Буыннар бәйләнеше” төркемле шөгыле уздырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр көнендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Кешелеклелек һәм хөрмәт көне” урам акциясе уздырдылар
- Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре гаилә укуы китапханәсендә “Җаның яшь булганда ” чарасы уздырдылар
Страница 210 из 272















