Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
23нче гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Ата-аналарны гомуми укыту мәктәбе" эше кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен "Без-бербөтен" төркемле консультациясен уздырды.
Максат: бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгыту, ата-аналарның үзләрен тотуның начар формаларын һәм стильләрен коррекцияләү.
Ата-аналыкның психологиясе һәм педагогикасы буенча теоретик һәм гамәли белемнәрне актуальләштерү, баланы үстерү һәм тәрбияләү проблемаларын чишүдә белем һәм күнекмәләрне эшләү максаты белән, консультация барышында "Иларт" уен технологияләре академиясенең "Мин ата-ана" психологик өстәл уены кулланылды. Уен сорауларына җавап биреп һәм төрле гаилә хәлләрен тикшереп, ата-аналар үзләрен һәм балаларын яхшырак аңлый, ата-ана компетентлыгы дәрәҗәсен арттыра алдылар.
Психолог сүзләре буенча, мондый шөгыльләр ата-аналарга үзләрен бала кебек хис итәргә, ихтыяҗ һәм теләкләре, куркулары һәм авырлыкларын аңларга ярдәм итәләр. Шөгыль ахырында ата-аналарга "Яратучы ата-анага белешмәлек"ләр тапшырылды.

23нче гыйнвар,пәнҗешәмбе,2020нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, "Мин-яхшы!" циклыннан, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән "Нинди МИН , нинди СИН?" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты:балигъ булмаган балаларга үзләренең "МИН"нәренең уникаль булуын аңларга ярдәм итү, психоэмоциональ проблемаларын коррекцияләү, әйләнә-тирәдәгеләргә карата,шул исәптән өлкәннәргә, инвалидлыгы булган,сәламәтлекләре чикле кешеләргә толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар, үзләренең "МИН"нәренең уникаль булуын аңларга ярдәм итүгә генә түгел, шәхси үзенчәлекләрен ачарга, шулай ук башка кешеләрнең уңай сыйфатларын эзләүгә юнәлдерелгән, "Минем исемем һәм минем холкым", "Кар патшабикәсе" күнегүләрен башкардылар. "Патша һәм бакча турында" мәсәле өстендә эш һәм "Төркемлән!", "Кулда кул", "Бер, ике, өч-хисеңне күрсәт" интерактив уеннарында катнашу балаларга бер-берсе белән шәфкатьле мөнәсәбәтләр төзергә, эмпатия хисен үстерергә, конфликтсыз аралашу күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм иттеләр. Аерым игътибар әйләнә-тирәдәгеләргә,өлкәннәргә, инвалидлыгы булган,сәламәтлекләре чикле кешеләргә толерант мөнәсәбәтнең мөһимлегенә бирелде.
Шөгыль ахырында балаларга үзләрен иҗади эштә күрсәтергә тәкъдим ителде,бу аларның психоэмоциональ проблемаларын коррекцияләргә ярдәм итте.


23нче гыйнвар,пәнҗешәмбе,2020нче ел
"Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында ДАССУ "10нчы шәһәр поликлиникасы"нда демент авыруларны тәрбияләү сораулары буенча "Тәрбия мәктәбе"нең чираттагы шөгыле булып узды.
Төркемле шөгыльдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш,Киров,Мәскәү,Яңа Савин районнарында яшәүче, үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булганнарны тәрбияләүче туганнары, социаль хезмәткәрләр һәм медицина хезмәткәрләре катнаштылар.Табиб- невролог Алиев Р.С. деменциянең килеп чыгу сәбәпләре, билгеләре, ә гериатр Давлетъярова А.Ш. – деменциядән җәфаланучылар белән аралашканда һәм тәрбияләгәндә ярдәм итүче ысуллар турында сөйләделәр. Шөгыльдә катнашучылар шулай ук авыру туганнарын озак вакыт тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Тыңлаучылар кызыксыну белән деменция билгеләрен ачыклау өчен медицина хезмәткәрләре төзегән тест биремнәре белән таныштылар. 10нчы поликлиниканың баш табиб урынбасары Фәтхуллина С.В. һәм Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М.Н. шөгыльгә йомгак ясадылар һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Традиция буенча шөгыль ахырында катнашучылар тематик таратма материаллардан, шул исәптән хәтерне ныгыту өчен «Memini.ru» мәгълүмат сайтына сылтаудан файдаландылар.


22нче гыйнвар,чәршәмбе, 2020нче ел
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгечләр Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән уртак рейдлар уздырдылар .
ТРның Халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең 10.01.2019ел.№01-ПК/2019 карарын һәм Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең 07.11.2019 елгы №32-19р карарын үтәп, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән бергә, социаль авыр хәлдә калган гаиләләргә профилактика рейды уздырдылар.
Рейдның максаты: гадәттән тыш хәлләрне кисәтү,янгын-профилактика эше, балигъ булмаган балаларның яшәү шартларын өйрәнү.
Рейд барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге,янгын чыгуның куркыныч чыганаклары турында профилактик әңгәмәләр уздырылды. Рейд барышында күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы буенча "Балалар куркынычсызлыгы", "Торак фондының янгын куркынычсызлыгы чаралары" белешмәлекләре тапшырылды.


21нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
"Демография" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында,министр йөкләмәсен үтәп,"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"ндә "Социаль ял итеп алу" проекты кысаларында чаралар уздырыла. 21нче гыйнвар көнне,18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлыгы булган кешеләргә социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәтләр күрсәтү буенча, чираттагы "Төрлеләр берлеге" төркемле шөгыле уздырылды.
Очрашу барышында катнашучылар белән хезмәттәшлек күнекмәләрен активлаштыруга, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән "Җите таҗлы чәчәк" интерактив уены уздырылды."Кышкы урман" иҗат остаханәсендә яшьләр сәнгать композициясен генә эшләп калмадылар,үзләренең эрудицияләрен күтәреп, интеллектуаль мәсьәләләр дә чиштеләр. Шөгыльдә үстерүле өстәл уеннарын куллану катнашучыларга үзләрен ачарга,аларның тормыш энергиясен активлаштырырга, үзләрен үстерергә ярдәм итте.
Психолог фикеренчә, мондый шөгыльләр инвалидлыклары булган кешеләргә социаль тирәлектә яраклашырга ярдәм итәләр,аралашуга, берләшүгә,ә аларның әти-әниләренә - ял итәргә мөмкинлек бирә, бу гаиләләрнең яшәү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.
Страница 117 из 272