21нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
"Демография" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында,министр йөкләмәсен үтәп,"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"ндә "Социаль ял итеп алу" проекты кысаларында чаралар уздырыла. 21нче гыйнвар көнне,18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлыгы булган кешеләргә социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәтләр күрсәтү буенча, чираттагы "Төрлеләр берлеге" төркемле шөгыле уздырылды.
Очрашу барышында катнашучылар белән хезмәттәшлек күнекмәләрен активлаштыруга, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән "Җите таҗлы чәчәк" интерактив уены уздырылды."Кышкы урман" иҗат остаханәсендә яшьләр сәнгать композициясен генә эшләп калмадылар,үзләренең эрудицияләрен күтәреп, интеллектуаль мәсьәләләр дә чиштеләр. Шөгыльдә үстерүле өстәл уеннарын куллану катнашучыларга үзләрен ачарга,аларның тормыш энергиясен активлаштырырга, үзләрен үстерергә ярдәм итте.
Психолог фикеренчә, мондый шөгыльләр инвалидлыклары булган кешеләргә социаль тирәлектә яраклашырга ярдәм итәләр,аралашуга, берләшүгә,ә аларның әти-әниләренә - ял итәргә мөмкинлек бирә, бу гаиләләрнең яшәү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.















