Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
"Өлкән буын" федераль проекты кысаларында "Тәрбия мәктәбе"

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

23нче гыйнвар,пәнҗешәмбе,2020нче ел

   "Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында ДАССУ "10нчы шәһәр поликлиникасы"нда демент авыруларны тәрбияләү сораулары буенча "Тәрбия мәктәбе"нең чираттагы шөгыле булып узды.

   Төркемле шөгыльдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш,Киров,Мәскәү,Яңа Савин районнарында яшәүче, үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булганнарны тәрбияләүче туганнары, социаль хезмәткәрләр һәм медицина хезмәткәрләре катнаштылар.Табиб- невролог Алиев Р.С. деменциянең килеп чыгу сәбәпләре, билгеләре, ә гериатр Давлетъярова А.Ш. – деменциядән  җәфаланучылар белән аралашканда һәм тәрбияләгәндә ярдәм итүче ысуллар турында сөйләделәр. Шөгыльдә катнашучылар шулай ук авыру туганнарын озак вакыт тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

   Тыңлаучылар кызыксыну белән деменция билгеләрен ачыклау өчен медицина хезмәткәрләре төзегән тест биремнәре белән таныштылар. 10нчы поликлиниканың баш табиб урынбасары Фәтхуллина С.В. һәм Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М.Н. шөгыльгә йомгак ясадылар һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Традиция буенча шөгыль ахырында катнашучылар тематик таратма материаллардан, шул исәптән хәтерне ныгыту өчен «Memini.ru» мәгълүмат сайтына сылтаудан файдаландылар.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66