21нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында юл йөрү иминлеген арттыру" программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Юл йөрү иминлеге инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре белән бергә, социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен, "Юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның юл-транспорт травмаларын кисәтү, балаларны яктылыкны кире кайтаргыч элементлар белән таныштыру.
Шөгыль барышында балалар,юлда шәхси куркынычсызлык максаты белән, яктылыкны кайтара торган элементлар куллану мөһимлеге турында "Юлда күренә торган бул!" өйрәтүле мультфильмын карадылар,юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре һәм кагыйдәләре турында сорауларга җавап биреп, сюжетны тикшерүдә актив катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән бүләкләр-яктылыкны кире кайтаргыч шнурлар алдылар, алар балаларга юлда тагын да күренә торган булырга ярдәм итәчәкләр.
