"Йөрәктән йөрәккә" хәйрия акциясе
6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт алучы 1нче төркем инвалидлыгы булганнар өчен "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия акциясен уздырдылар. Ятып торучыларга санитар-гигиена хезмәте күрсәтелде, матраслар сайлау һәм алыштыруда ярдәм күрсәтелде, шулай ук социаль хезмәткәрләр өйдә пешергән камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды.

"Балалар йөрәген җылытыйк"
6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм волонтёрлар - Новичкова В. С., Журавлев И. А. белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, "Балалар йөрәген җылытыйк" төркемле шөгылен уздырдылар.
Новичкова В. С. - балалар язучысы, балалар өчен терапевтик әкиятләр яза, 2014нче елда "Татарстан энҗесе" бәйгесе лауреаты, Журавлев И. А. - балаларга тәкъдим итеп, әкиятләрне укый, тавыш белән яздыра. Танышу барышында һәр бала үзенең үзенчәлеген күрсәтергә мөмкинлек алды. Венера Сергеевна һәм Иван Александрович балаларга авторлар язган әкиятләрне укыдылар, ә балалар һәм аларның әти-әниләре рәхәтләнеп тыңладылар һәм фикер алыштылар. Тәкъдим ителгән психотерапевтик күнегүләр барышында балалар үзләренең хыял һәм уңышлары белән бүлештеләр.
Психолог фикеренчә, сәламәтлекләре чикле кешеләр белән аралашу, аларның мисалында сәламәтлекнең чикле булуы тормышны чикләүгә сәбәп була алмый, ә үзбәяне ныгытырга һәм үз-үзенә ышаныч арттыруга ярдәм итә.

"Игелекле эшләр эшләргә ашыгыгыз" акциясе
6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган инвалидлыгы булган ялгыз кешеләр өчен хәйрия акцияләре уздырдылар:
Табиб-белгечләргә һәм участок табибларына өйдә медицина тикшерүе оештыруда ярдәм итү
Казан шәһәре Яңа Савин районы "Адвокат үзәге" нотариусы һәм юристы катнашында өлкән яшьтәге кешеләргә хокук сораулары буенча консультацияләр бирү
Шулай ук ДАҺББУ "Халыкара сервис колледжы" волонтёрлары белән бергә "Игелекле эшләр эшләргә ашыгыгыз" акциясе уздырылды (хуҗалык - көнкүреш һәм чәчтараш хезмәтләре).





"Чын йөрәктән рәхмәт!" ветераннарны өйләрендә котлау
6нчы декабрь, җомга, 2019нчы ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре белән берлектә, "Чын йөрәктән рәхмәт!" социаль акциясен оештырдылар.
Акция барышында бүлекләрнең белгечләре социаль хезмәт алучы ветераннарның өйләренә бардылар һәм аларны Хәрби дан көне белән котлап, бүләкләр белән гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә хезмәт алучы балалар ясаган открыткаларны тапшырдылар.

"Игелекле йөрәк! " чарасы
5нче декабрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
"2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм" Дәүләт программасы кысаларында, ДБББУ "Сәламәтлекләре чикле балалар өчен 142нче Казан мәктәбе" базасында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы " волонтёрлары белән бергә, сәламәтлекләре чикле 19 бала өчен, Халыкара инвалидлар көненә туры китереп, сәхнәләштерелгән "Игелекле йөрәк" чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда коллективизм, иптәшлек, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләү, әхлак сыйфатларын, бер-берсенә изгелекле мөнәсәбәт хисләрен үстерү.
Чара барышында катнашучылар белән табигый тактиль материаллар кулланып интерактив уеннар уздырылды, аннан соң балалар рәхәтләнеп "Могҗизалар ил"енә сәяхәткә киттеләр. Сәяхәт вакытында үзләренең акыл һәм иҗат сәләтләрен күрсәтеп табышмаклар чиштеләр, төрле киртәләрне җиңделәр.
Чара ахырында барлык катнашучылар да төп бүләкне -яхшы кәеф һәм уңай хисләр алдылар, ә алкышлар һәм төсле шарлар күңелләрне тагын да күтәрде.




Страница 125 из 272















