Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Халыкара наркотик матдәләр куллану һәм аларның законга каршы әйләнеше белән көрәш көненә туры китереп, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Сәламәт дуслык” хәрәкәте волонтерлары (“Казан дәүләт медицина университеты”) белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Иркен сула, бәхетле яшә!” чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: балигъ булмаган балаларда үз сәламәтлекләренә сакчыл караш, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыру.
Чара кысаларында балалар сәламәт туклану кагыйдәләре, кеше тормышында физкультураның тоткан урыны турында белделәр, хәрәкәтле урам уеннарында, шулай ук “Минем сәламәтлегем” викторинасында табышмаклар чишүдә катнаштылар.
Чара ахырында җәй башлануга һәм Халыкара балаларны яклау көненә туры китереп асфальтта рәсем ясау бәйгесе булды.

3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Дөнья синнән башлана!” программасы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, Бөтендөнья тәмәкедән башка көнгә туры китерелгән “Кыйммәтләр агачы” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: үз киләчәгенә җаваплы караш формалаштыру, үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләү, үзрегуляция күнекмәләренә өйрәтү.
Шөгыль “Минутлык интервью” тренинг күнегүеннән башланды. “Киләчәккә максатлар”, “тормыш кыйммәтләре”, “гаилә”, “яхшылык”, “уңышлар” һәм “мөстәкыйльлек” кебек мөһим төшенчәләр тикшерелде. Катнашучылар үз киләчәкләренең “ виртуаль моделен” төзеделәр.”Редакциягә хат” интерактив күнегүе балаларга үзләренең холыкларының үзенчәлекләрен аңларга, шулай ук максатка ирешү өчен нәрсәләр комачаулавы турында уйланырга ярдәм итте.
Балалар шөгыль ахырында “Кыйммәтләр агачы” иҗади эшен башкардылар. Ясаган коллаж тормыш кыйммәтләрен һәм үз өстендә эшләргә кирәклеген актуальләштерүгә нигез булды.


3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
“Кызыксынулар планетасы” гаилә клубында социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Исәнме, җәй!” чарасы уздырылды. Чара барышында балалар әйләнә-тирә дөнья турында күп яңалыклар белделәр, “Без җәйне ни өчен яратабыз?” танып белүле викторинасында катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, “Күңелле эстафета”да катнаштылар. Чара асфальтта җәй сурәтләрен ясау мастер-классы белән төгәлләнде.
Чара уңай кәеф булдырырга, коммуникатив сыйфатларны үстерергә, әйлән-тирәдәгеләр белән дустанә мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итте.

3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән чаралар планы кысасында, Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләргә балалары белән “Олимп” һәм “Горки Парк” Сәүдә үзәкләрендәге уен паркларына хәйрия баруда ярдәм иттеләр.
Балалар бүлек белгечләре әзерләгән, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, ышаныч, төркемдәге бердәмлекне формалаштыруга, үзеңә ышаныч арттыруга юнәлдерелгән “Бергә атлау күңеллерәк” уен программасында катнаштылар.
Җәй башында балаларга һәм аларның әти-әниләренә “Урамда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре” мәгълүмати белешмәлекләре тапшырылды.




3нче июнь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, “Уйнап үсәбез” циклыннан, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен “Кайда минем логикам?” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үзләренә ышаныч арттыру, уку эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Шөгыль башында балалар кешегә ни өчен логик фикерләү кирәк һәм нинди тормыш шартларында аннан башка мөмкин түгеллеге турында интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Аннан соң “Сюжетлы рәсемнәр буенча логик тәртип”, “Уртаклыкны тап”, “Мәгънәсезлекләр”, “Метафоралар ясау”, “Вербаль һәм визуаль аналогияләр”, “Рәсемне от” күнегүләре һәм уеннары барышында үзләренең ми “лабиринтлары” буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, куелган сорауларга җавап эзләделәр.
“Лабиринтның” барлык биремнәрен узгач һәр бала җиңүче итеп игълан ителде, чөнки үз хәзинәсен - үз логикасын тапты. Шөгыль уртак пьедестал һәм “Мин уйлый беләм! Мин барысын да булдырам! Мин –сәләтле укучы!” җиңү өндәү сүзләре белән тәмамланды.

Страница 152 из 272