31нче май, җомга, 2019нчы ел
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе белгечләре “Казан ярминкәсе” ААҖ базасында “БАЛАЧАК ДӨНЬЯСЫ. КАЗАН” 12нче махсус күргәзмә эшендә катнаштылар.
Күргәзмә кысаларында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” психологлары яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүдә ярдәмгә һәм балигъ булмаган балаларның интернет бәйлелекген ачыклауга юнәлдерелгән экспресс-диагностика уздырдылар.
Җәйге ял вакытында балалрның юл һаләкәте профилактикасы, урамда һәм юлда үзләрен хәвефсез тоту культурасын тәрбияләү максаты белән социаль эш буенча белгечләр “Светофор-безнең дустыбыз” гаилә чарасы оештырдылар. Күргәзмәгә килүчеләр “Балаларның урамда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре” викторинасында, яктылыкны кире кайтаручы “Смайликлар” стикерларын әзерләү буенча иҗади остаханәдә катнаштылар.
Күргәзмә эше кысаларында шулай ук әти-әниләргә “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе күрсәтә торган хезмәтләр турында тематик мәгълүмати буклетлар таратылды.


















