“Елның иреклеләр эше” бәйгесе лауреатларын котлыйбыз!
11нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге “Елның иреклеләр эше” Республика бәйгесендә волонтерга, Казан шәһәренең Киров районы “57нче номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 8нче сыйныф укучысы Мөхәмәдеева Регинага, катнашырга ярдәм итте.
Иреклеләр елы нәтиҗәсе буенча бүләкләү тантанасы 2018нче елның 10нчы декабрендә Казан шәһәренең “Мәскәү” мәдәни үзәгендә булып узды.
Мөхәмәдеева Регина “Яшь волонтер” номинацииясендә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Регина гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә балигъ булмаган балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, шул исәптән девиант тотышлы һәм закон белән конфликтлары булган үсмерләр белән зур эш алып бара.
Котлыйбыз! Алда уңышлы эшкә һәм хезмәттәшлеккә өметәнәбез!


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, мастер-класс уздырдылар
11нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Татарстан Республикасында 2014-2020нче елларга гражданнарга социаль ярдәм” Дәүләт программасы һәм Инвалидлар декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ДАҺББО “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы” волонтерлары белән берлектә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, “Балалар йөрәген җылытыйк” мастер-классы уздырылды.
Дуслык мөхитен тудыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү максаты белән балалар үзләре турында сөйләделәр, аннан соң “Кыш”, “Кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр” викотринасы сорауларына җавап бирделәр, “Кечкенә чыршыкай” яңа ел җырын җырладылар, ул яңа ел алды мөхитен тудырды.
Мастер-класс кысаларында студент-волонтерлар җитәкчелегендә балалар “Фәрештә”, “ Чыршыкай” һәм “Ел символы” открыткаларын ясадылар. Барлык эшләр иҗади хыял белән ясалган, ә очрашу балаларга яңа ел бәйрәм алды кәефен бүләк итте.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерә
10нчы декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“Мавыктыргыч сәяхәт” клубында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,”Чыршы астына бүләк” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: шомлану дәрәҗәсен киметү, танып белү өлкәсен, образлы фикер йөртү һәм иҗади осталыкларны үстерү.
Коллективта көйле һәм конструктив эшләү осталыгын үзләштерү, башка кешеләрнең эмоциональ халәтләрен аңлау сәләтен үстерү максатыннан, балигъ булмаган балалар белән “Ышанам, ышанмыйм”, “Күршеңә тапшыр” интерактив күнегүләре үткәрелде. Аннан соң “Без нәрсәдән куркабыз?” мини-бәхәсе булды һәм шомлану дәрәҗәсен ачыклауга тест уздырылды.
Шөгыльнең икенче өлешендә балигъ булмаган балалар белән Яңа елны уздыру гореф-гадәтләре турында тематик әңгәмә оештырылды, балалар картоннан “Яшел чибәркәй” аппликациясе ясау мастер-классында катнаштылар.
Шөгыль эмоциональ халәтне яхшыртуга, хыял һәм иҗади осталыкларны үстерүгә, коммуникатив күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итте.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда конструктив бердәм хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыра
10нчы декабрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“Тынычлыкка юл” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, тренинг элементлары белән “Бергә-яхшырак!” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: төп социаль күнекмәләргә өйрәтү, коммуникатив мөмкинлекләрне үстерү, рефлексия һәм эмпатия, конфликтсыз аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Төркемдә эшләү осталыгы, яшьтәшләре белән бергә эшли белүне үстерү максаты белән “Көтелмәгән рәсемнәр” күнегүе уздырылды, аның барышында катнашучылар уртак рәсемгә төркемнең һәр әгъзасы нинди өлеш кертүен күрә алдылар. “Умарталар һәм еланнар”, “Тынычлык келәме” күнегүләрен башкарып, катнашучылар бер-берләренә карата гаепләү һәм үпкәләүләрне булдырмаска, килеп чыкмаган аралашудан тәҗрибә алырга өйрәнделәр.
Шөгыль “Комплимент” уены белән тәмамланды, ул эмпатияне үстерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, балаларның үзбәясен арттырырга ярдәм итте.
Психолог фикеренчә, мондый шөгыльләрне уздыру балигъ булмаган балаларда конструктив бердәм хәрәкәт итү күнекмәләрен, коммуникатив компетенцияләрне формалаштырырга ярдәм итә.


Ватан батырлары көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Батыр-якташларның Алтын йолдызлары” урам акциясен уздырдылар
7нче декабрь, җомга, 2018нче ел
Ватан батырлары көне алдыннан Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Батыр-якташларның Алтын йолдызлары” урам акциясен уздырдылар.
Акция барышында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә атаклы татарстанлыларның батырлыклары турында мәгълүмати буклетлар тапшырылды:
- Бөек Җиңүнең 70-еллыгы алдыннан ачылган сугышчы-элемтәче һәйкәленең прообразы булган, иң яшь Советлар Союзы Батыры Кузнецов Б. К.;
- Төньяк-Кавказ регионы территориясендәге контртеррористик операция вакытында батырлык һәм тәвәкәллек күрсәткән, разведтөркемне чолганыштан чигенгәндә берүзе каплаган Россия Федерациясе Батыры Супонинский А. А.,
- Россия Федерациясе Батыры Кораблев А. М., аның сүзләре буенча, Россия Батыры Йолдызы - ул бүләк кенә түгел, ул - Аргун тарлавыгында ятып калган 84 сугышчы турында истәлек тә. Шундый ук исемне 6нчы ротаның 21 десантнигы да алдылар. Барысы да вафат булгач.


- Инвалидлар декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Фатирны тәртипкә!” акциясе уздырылды
- Инвалидлар декадасы кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Сәламәт тәндә-сәламәт рух” традицион акциясе уздырылды
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре ветераннарны Ватан Батырлары көне белән котлыйлар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Спорт бәйрәме!” чарасын уздырдылар
Страница 188 из 272















