Ватан батырлары көне алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар
6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Ватан батырлары көне алдыннан Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары белән өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар. Ветераннарга сугыш елларында Ватанга риясыз хезмәт иткәннәре һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәтләрен белдереп, балалар үзләре эшләгән котлау открыткаларын һәм эшләнмәләрен, ә социаль хезмәткәрләр -хәтер һәм рәхмәт билгесе-кызыл канәферләр бүләк иттеләр.


Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Җанны җылы сүз белән җылытыйк!», «Үз кулларыбыз белән игелек» социаль акцияләрен оештырдылар
6нчы декабрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Җанны җылы сүз белән җылытыйк!», «Үз кулларыбыз белән игелек» дип исемләнгән урам акцияләренен уздырдылар.
Акция кысаларында Казан шәһәренең Киров районында яшәүчеләргә «Халыкара инвалидлар көне» мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
«Үз кулларыбыз белән игелек» социаль акциясенең максаты- социаль хезмәт алучыларга, ялгыз, азҗитешле инвалидларга ярдәм күрсәтү. Социаль хезмәткәрләр инициатива белдереп аларга оекбашлар, мунчалалар бәйләделәр.



Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы уңышлы һәм бәхетле балалар тәрбияләү өчен ата-аналарның җаваплылык дәрәҗәсен күтәрә
4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең ата-аналары өчен, “Ата-аналар университеты” циклыннан “Бәхетле Мин һәм минем гаиләм” шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: тормыштагы һәм гаиләдәге авырлыкларны җиңү өчен шәхси ресурсларны арттыру; ата-аналарның эмоциональ халәтен төзәтү, үзрегуляция күнекмәләрен үстерү; балалар тәрбияләү өчен ата-аналарның җаваплылыгын арттыру.
Шөгыль барышында ата-аналар белән “Балаларга чыннан да кирәкле 5 әйбер” әңгәмәсе уздырылды, ул ата-аналарның эмоциональ халәте һәм бәхетле була белүенең уңышлы һәм бәхетле балалар тәрбияләүдә иң мөһим фактор булуын аңлауга юнәлдерелгән иде.
“Кәефне үздиагностикалау анкетасы” диагостикасы барышында ата-аналар үзләренең эмоциональ халәтләренең үзенчәлекләрен билгеләделәр. Визуаль “Теләкләр болыты” күнегүе психо-эмоциональ киеренкелекне бетерергә һәм тормыш тонусын һәм шәхси мөмкинлекләрне күтәрергә ярдәм итте. “Король һәм аның ялчылары-хисләр турында...” әкияте белән психотерапевт эш һәм “Тәмамланмаган җөмләләр” тренинг күнегүе ярдәмендә катнашучылар үзрегуляция күнекмәләренә өйрәнделәр, ничек үзеңне яхшырак аңларга һәм тормыштагы һәм гаиләдәге авырлыкларны ничек җиңәргә дигән сорауларга җавап бирделәр.


Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларның кыйммәтләр системасына төзәтмәләр кертә
4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Тормыш буяулары” циклыннан тренинг элементлары белән “Минем кыйммәтләремнең гербы” төркемле шөгыле уздырды. Шөгыльдә аралашуда кыенлыклар кичерүче(психоэмоциональ проблемалар) 13-16 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.
“Урыннарны алмаштырыгыз...” күнегүендә катнашып яшүсмерләр үзләренең кыйммәтләр системасы элементларын ачыкларга өйрәнделәр, тормыш сферасының мөһим һәм икенчел булганнарын аерып күрсәттеләр. Уздырылган күнегү катнашучыларның рефлексиясенә һәм уңышлы эшкә әзерлекләрен формалаштырырга ярдәм итте.
Шулай ук яшүсмерләр сюжетлы-рольле “Кеше яшәми торган утрау” уенында катнаштылар, утрауда үзләренә кирәк булачак кешеләр һәм әйберләрнең чикләнгән исемлеген төзеделәр. Йомгаклаучы исемлектә матди, рухи һәм социаль кыйммәтләр булып чыкты. Дискуссиядә катнашып балалар хезмәттәшлеккә һәм сөйләшүләр алып барырга өйрәнделәр, тәкъдим ителгән мәсәлне тикшереп рухи кыйммәтләрне матдилардан өстенрәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Шөгыль кыйммәтләр гербын ясау буенча шәхси арт-терапевт эш белән тәмамланды.


“Хәзинәләр утравы” гаилә кафесында хәйрия кичәсе
4нче декабрь, сишәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Хәзинәләр утравы” гаилә кафесы белән берлектә, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең 20 инвалид-балалары өчен “Могҗизалар иле” интерактив шөгылен уздырдылар.
Кечкенә кунаклар өчен махсус төшке аш әзерләнгән иде, ә күңелле аниматор аларны үзенчәлекле күңел ачу программасы белән шатландырды. Балалар хәрәкәтле уеннарда, күңел ачуларда һәм бәйгеләрдә актив катнаштылар.
Кичә җылы дуслык мохитендә узды. Яшь катнашучылар зур уңай хисләр алдылар, ә әти-әниләр белгечләргә яңа ел алды кәефен бүләк иткән өчен рәхмәтләрен әйттеләр.


- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Без-бер команда” шөгылен уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре инвалид балалары булган гаиләләр өчен “Ак кышның әкиятләре” шөгылен уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда тирәдәге кешеләргә толерант мөнәсәсбәт формалаштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда булачак гаилә тормышына уңай мотивация үстерә
Страница 190 из 272















