#ЮмартСишәмбе кампаниясенең “Танулар атналыгы” кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Ачык йөрәкләр” төркемле шөгыле уздырдылар
28 нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
#ЮмартСишәмбе кампаниясенең “Танулар атналыгы” кысаларында Идел буе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы Казан шәһәренең Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, социаль хезмәт алуда торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Ачык йөрәкләр” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: хәйриячелек темасына игътибарны юнәлтү, рухи-әхлакый кыйммәтләр, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек формалаштыру, укучы кызыксынуын үстерү.
Шөгыль барышында катнашучылар өчен уку заллары, китапханәнең тарихи музее буенча экскурсия, иреклелек идеясе турында әңгәмә уздырылды. Балалар һәм аларның ата-аналары хәйриячелек тарихы, “Танулар атналыгы” флешмобы турында белделәр, Татарстан Республикасының танылган хәйриячеләре белән таныштылар. Катнашучылар китаплар, журналлар коллекцияләре, китаплар белән эш итү, уку залында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.



“#Юмартсишәмбе” кампаниясе кысаларында “ Һәркем мөһим!” урам акциясе уздырылды
26нчы ноябрь, дүшәмбе, 2018нче ел
“#Юмартсишәмбе” кампаниясе кысаларында Авиатөзелеш районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белгечләре “ Һәркем мөһим!” урам акциясе уздырдылар.
Акциянең максаты: Казан шәһәрендә яшәүчеләрне социаль мөһим авырлыкларны җиңүгә юнәлдерелгән иреклеләр эшчәнлегенә тарту.
Акция барышында Россиядә хәйриячелек үсеше буенча җәмәгать инициативасы турында мәгълүмат белән “ Һәркем мөһим!” буклетлары таратылды.




Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында Яңа Савин районында район Инвалидлар җәмгыяте әгзалары белән социаль хезмәт вәкилләре очрашуы булып узды
28нче ноябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Инвалидлар декадасы алдыннан Инвалидлар җәмгыятенең район бүлегендә социаль ярдәм бүлеге җитәкчесе Наталья Гришанованың һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Гореваның сәламәтлекләре чикле кешеләр белән очрашуы булды.
Очрашу барышында чакырулылар инвалидларга социаль ярдәм чаралары, тәртибе, өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары һәм тарифлары турында мәгълүмат бирделәр һәм шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.


«#Юмартсишәмбе» кампаниясе кысаларында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре хәйрия ярдәме күрсәттеләр
27нче ноябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Эш киңәшмәсе карары буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Россиядә хәйрия үсеше буенча иҗтимагый башлангычны дәвам иттеләр һәм уртак көч белән социаль хезмәт алучы, ике балигъ булмаган бала үстерүче инвалид анага ашамлыклар һәм уку-язу әсбаплары җыелмасын әзерләделәр.
27нче ноябрь көнне бүлек мөдире социаль хезмәткәр белән бергә, өйдә ярдәм итү максаты белән, бу гаиләгә бардылар, моңа әни һәм кызлары бик шатландылар.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбиялиләр
23нче ноябрь, җомга, 2018нче ел
ТАССР төзелүнең 100-еллыгын бәйрәм итүгә туры китерелгән чаралар кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы МББУ “112нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” социаль участогында күп балалы һәм азҗитешле гаиләләрнең 7-10 яшьлек балалары өчен “Татарстан- минем республикам” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: ватанпәрвәрлек, үзенең кече Ватанына ярату хисләре тәрбияләү, актив тормыш карашы формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында безнең республиканың төзелү тарихы, истәлекле урыннары белән таныштылар, Татарстан Республикасы гимнын тыңладылар,”Казан” викторинасында актив катнаштылар, яраткан шәһәрләре, аның истәлекле урыннары, фән һәм сәнгать өлкәсндәге күренекле шәхесләре турында белемнәрен күрсәттеләр.
Шөгыльнең гамәли өлешендә балалар республика символикасы белән бүләк- медальоннар ясадылар. Барлык эшләнмәләр үзенчәлекле рәвештә башкарылган иде, бу балаларда иҗади, креатив фикер йөртүнең үсешенә ярдәм итте.

- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече “Дөнья әнидән башлана” төркемле шөгыле уздырды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы инвалид-балалар өчен “Төсле кәеф” төркемле шөгыле уздырды
- “Тәрбия мәктәбе”ндә өлкән яшьтәге авыр хәлдәге кешеләр һәм 1нче төркем инвалидларга гомуми тәрбия күнекмәләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән чираттагы шөгыль уздырылды
- Әниләр өчен матурлык көне
Страница 194 из 272















