27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы алдыннан Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Комсомол, син минем хәтеремдә...” мәгълүмати стенды ясадылар.
Узган гасырның ерак еллары өлкән яшьтәге буын кешеләренең хәтерендә яши. Өйдә социаль хезмәт алучылар арасында андый гражданнар бар. Аларның язмышларына, эшчәнлекләренә “Комсомол, син минем хәтеремдә...” мәгълүмати стенды материаллары багышланган.

27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы алдыннан Совет районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Россиянең эшлекле хатын-кызлары” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге рәисе Михайлова Виктория Владимировна белән берлектә, өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарны Бөтендөнья Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләделәр һәм ашамлыклар җыелмасы тапшырдылар.


27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр декадасы алдыннан Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Йөрәктән йөрәккә” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыль барышында катнашучылар рәхәтләнеп үзләренең әби-бабайлары һәм гаиләдәге гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, өлкән кешеләрнең безнең аерым игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ булулары турында билгеләделәр.
Катнашучылар игътибарына “Өлкән яшьтәге кешеләр көне” бәйрәменең килеп чыгышы турында кечкенә әңгәмә тәкъдим ителде. Балалар бу көн Россиядә генә түгел, ә дөньядагы күп илләрдә билгеләп үтелүе турында кызыклы фактлар белделәр.
Шөгыльнең гаамәли өлешендә балалар әти-әниләре белән кардмейтинг-әйберләргә аерым үзенчәлек бирә торган техника белән бүләк открытка ясау мастер-классында катнаштылар.
Иң үзенчәлекле бизәкләр сайлап һәр катнашучы оригиналь рәвештә котлау открыткалары ясадылар. Шөгыльдә катнашучылар үзләре белән яхшы кәеф, күтәренке хисләр, яңа тәэсирләр һәм үзләренең яраткан әби-бабайларын Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлар өчен иҗади эшләнмәләрен алып киттеләр.


27нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
Өлкән яшьтәге кешеләр көне алдыннан «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы социаль ярдәм бүлеге тәкъдиме белән түгәрәк өстәл утырышы булды, анда социаль характердагы сораулар тикшерелде. Түгәрәк өстәл эшендә иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы, сәламәтлек саклау оешмалары, мәдәният, мәгариф, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, пенсия фонды, торак-коммуналь хуҗалыгы, МСЭК, ФСС вәкилләре катнашты.
«Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе директоры Надежда Ибраһимова Үзәкнең эше, «Өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алучы гаилә» пилот проекты һәм «Сиделка( карау буенча ярдәмче)» яңа һөнәр технологиясен кертү турында сөйләде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Гришанова халыкка социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат һәм куелган сорауларга җавап бирде. Әңгәмә барышында оешмаара бердәм эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Эш нәтиҗәләрен йомгаклап, түгәрәк өстәлдә катнашучылар барлык кызыксынучан оешмалар бергә эшләгәндә, эш нәтиҗәлелеге күренерлек яхшырыр дигән ышаныч белдерделәр.





20нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2018нче ел
“Үзең белән гармониядә” шөгыльләр циклы кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 12-14 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Стресс: аны ничек җиңәргә?” төркемле шөгыле уздырды.
Шөгыльнең максаты: стресс халәтендә һәм негатив кичерешләр вакытында үзеңне уңай тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Балалар шөгыль барышында проблемалы хәлләр тудырдылар һәм психолог белән бергәләп аларны чишү ысулларын эзләделәр. “Минем стрессымның кулы” һәм “ Стресска минем җавабым” тренинг күнегүләрен башкарып, стресслы хәлләргә карата уңай җавап ысулларын өйрәнделәр.
Психололар фикеренчә, мондый шөгыльләр балаларга стрессны җиңәргә һәм уңышсызлык очрагында уңай җавап ысулларын табарга ярдәм итә.


- Өлкән яшьтәге кешеләр көне декадасы алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Җан җылыңны бүләк ит” төркемле шөгыле уздырды
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Экстремаль хәлләрдә үзеңне тоту” куркынычсызлык дәресе уздырдылар
- “Ачыш” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗатының ачык бәйгесе
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балигъ булмаган балаларда яхшылыкның кеше тормышында әһәмиятен күзаллауны формалаштыралар















