12нче сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
2017-2019нчы елларга медиакиңлектә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын (“Юл картасы”) тормышка ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен, “Челтәрдә югалганнар” төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның агрессив мәгълүмат тирәлегенән психологик үзсаклану, чынлыкта нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль төркемне туплауга, тренингта катнашучылар арасындагы аралыкны кыскартуга юнәлдерелгән “Сез белмисез, мин...”, “ 60 секунд эчендә” күнегүләреннән башланды. Аннан соң балалар медиачараларның файдасы һәм зыяны турында фикер алыштылар һәм җанлы аралашу турында күзаллау формалаштыруга, шомлануны салдыруга һәм эмоциональ халәтне яхшыртуга юнәлдерелгән “Шатлык пәрәвезе” психологик уенында катнаштылар.
Балалар шөгыль ахырында “Көзге төсләр калейдоскобы” мастер-классында катнаштылар, ул рәсем ясауның традицион булмаган техникасында табигать материалларын кулланып, “Яфраклар эзе” башкардылар.
Шөгыль җанлы аралашуга һәм үзләренең сәламәтлекләренә әһәмиятле мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.


12нче сентябрь, чәршәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы “Уртак эш” җәмәгать оешмасы волонтеры белән берлектә, МБББУ “161нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең консультатив пунктында, балигъ булмаган балалар өчен “Киләчәкне иҗат итүче!” профилактик төркемле шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Балалар шөгыль барышында яшүсмерләрнең психологик актив матдәләрне куллануга мөнәсәбәтен өйрәнүгә юнәлдерелгән анкета уздылар,”Уртак эш” җәмәгать оешмасы кешесенең лекциясен тыңладылар, Россия җәмгыятенең алкогольләшү проблемасы турында “Ялган серләре. Алкоголь.”документаль фильмын карадылар. Караганнан соң бирелгән проблема буенча фикер алышу булды, анда психотроп матдәләр куллану, сәламәтлектә тискәре чагылучы һәм борчулы нәтиҗәләргә китерүче бәйлелек турында сораулар куелды.
Шөгыль яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну формалаштырырга ярдәм итте.


11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, 14-17 яшьлек социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен, “Мин тормышны сайлыйм!” кинотренингы уздырды.
Шөгыль барышында балалар исерткеч эчемлекләрне куллану сәбәпләрен тикшерделәр, аларның социальләрен аердылар: яшьтәшләр коллективына керү, референт төркемнең теләкләренә яраклашу, олырак күренергә тырышу. Үзләренең сәламәтлекләренә аңлы караш һәм исерткеч эчемлекләрне куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максаты белән балалар “Бердәм хезмәт” проектының “Ялган серләре. Алкоголь. Яшерелгән дөреслек” фильмын карадылар һәм дәүләт кысаларында алкогольләштерү проблемасының масштаблары турында белмәгәнлекләрен билгеләделәр. Фикер алышу барышында балалар ял оештыру һәм үзрегуляциянең альтернатив ысулларын формалаштырдылар.
Уздырылган шөгыль үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштырырга ярдәм итте.



11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
Бөтенроссия аеклык көне кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-10 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Сәламәтлек сукмагы”метафоралы тренинг уздырды.
Тренинг “Мин үземне... өчен яратам” күнегүеннән башланып китте, аның йомгаклары буенча балалар үзеңне яратырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Әңгәмә барышында катнашучылар “Сәламәт эгоизм” төшенчәсе белән таныштылар, үзен яратучы кешенең үзен карап тотуы, һәрвакыт чиста, пөхтә булуы, спорт белән шөгыльләнүен, үз сәламәтлеге турында кайгыртуын билгеләделәр. Аннан соң балалар “Аленушка һәм энесе Иванушка” әкиятен карадылар һәм тикшерделәр, сәламәтлекне саклау өчен минутлык теләкләрдән баш тартырга, таныш булмаган кешеләрнең тәкъдимнәренә игътибар белән карарга һәм сак булырга кирәклеген билгеләделәр. “Баш тартырга өйрәнәбез” гамәли күнегүе барышында катнашучылар таныш булмаган кешенең яки дустының тәкъдименнән баш тартуның нәтиҗәле формуласын формалаштырдылар.
Уздырылган шөгыль балаларда үз-үзенә ышаныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну арттырырга ярдәм итте.

11нче сентябрь, сишәмбе, 2018нче ел
“Экстремизмга-Юк!” декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагоглары, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең 8-10 яшьлек балигъ булмаган балалары өчен, “Бездә бер планета- бездә бер гаилә!” мәгълүмат сәгате уздырдылар.
Максат: терроризм һәм экстремизм профилактикасы, күпмилләтле җәмгыятьнең кыйммәтләре нигезендә толерантлы мохит формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар “Нәрсә ул иминлек?” темасын тикшерүдә,”Авыр хәлдән ничек чыгарга?” уен викторинасында, “Минем гамәлләрем” күнегүендә катнаштылар, нәтиҗәдә авыр хәлләрдә үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр. Фикер алышу барышында үзеңдә толерант шәхес сыйфатлары, күпмилләтле җәмгыятьнең кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү мөһимлегенә аерым игътибар бирелде.
Катнашучылар гамәли өлештә “Мин һәм минем иминлегем” эмблемаларын ясадылар.
Шөгыль үсеп килүче буынның иҗтимагый үзаң һәм гражданлык позициясе формалашуга, толерантлык, үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

- Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаган балаларны беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре белән таныштыралар
- Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре “Социаль пакеттан баш тартуның тискәре нәтиҗәләре турында” мәглүмати-аңлату әңгәмәсе уздырдылар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балаларны Казан шәһәрендәге белем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү юнәлеше белән таныштыралар
- Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы балаларда конфликтлы хәлдә уңышлы үзара тәэсир итү һәм үзеңне нәтиҗәле тоту күнекмәләрен формалаштыра















